Дәүләт Советы депутатлары наркотиклар җитештерү һәм тарату өчен җаваплылыкны катгыйландырга тәкъдим итә

2021 елның 11 июне, җомга, 11:28

Дәүләт Советы депутатлары РФ ФС Дәүләт Думасына наркотик һәм психотроп матдәләр җитештерү һәм тарату өчен җаваплылыкны катгыйландыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Тиешле закон инициативалары бүген Дәүләт Советы утырышында хупланды. РФ Җинаять кодексына һәм РФ Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында, шулай ук Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектлары якын арада Россия Хөкүмәтенә (ә Җинаять кодексына карата закон проектлары - һәм Россия Югары судына), ә аннары Россия парламентының түбән палатасына җибәреләчәк.

Республика Президенты кушуы буенча Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтмәсе белән гамәлдәге норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү, шул исәптән наркотик чараларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту өлкәсендә тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем оештырылды. Бу нисбәттән барлык кызыксынган министрлыклар һәм ведомстволарның тәкъдимнәре җыелды һәм анализланды. Нәтиҗәдә наркотик матдәләр һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше өчен җаваплылыкны катгыйландыруны күздә тоткан федераль закон проектлары эшләнде.

Әлеге закон проектларының берсе Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота.

Бүген судья (үз карашы буенча) наркотикларның законсыз әйләнеше өчен административ җәза билгеләгәндә наркомания белән авыру дип танылган яки табиб билгеләмичә торып  наркотик яки психотроп матдәләр куллана  торган затка диагностика, профилактик чаралар һәм наркоманиядән дәвалану бурычы салырга мөмкин. Дәүләт Советы депутатлары дәвалану һәм тернәкләндерү үтүне судья билгеләгән очракта гына түгел, ә барлык очракларда да мәҗбүри дип саный.

Дәүләт Советы депутатлары шулай ук наркоманиядән билгеләнгән дәвалауны үтмәгән өчен җәзаны катгыйландырырга тәкъдим итә. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексында наркомания белән авыру дип танылган яки табиб билгеләвеннән башка наркотик чаралар яки психотроп матдәләр кулланучы затның диагностика, профилактик чаралар, наркоманиядән дәвалау, медицина яки социаль тернәкләндерүдән  читләшкән өчен административ җаваплылык каралган. Җаваплылык, әгәр пациент медицина оешмасына йөрмәсә яки үз белдеге белән китеп барса яки социаль тернәкләндерү учреждениесе яки дәвалаучы табибның күрсәтмәләрен ике тапкырдан артык үтәмәсә,  билгеләнә.

Закон проектын тәкъдим иткәндә депутат Алсу Тарханова билгеләп үткәнчә, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы маддәсе санкциясендә 4 меңнән 5 мең сумга кадәр административ штраф яки утыз тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган. Республика парламентарийлары, суд билгеләгән процедуралардан явызларча тайпылган өчен гражданнар өчен җинаять кодексын яңа маддә белән тулыландырырга тәкъдим итә.

Штрафларга килгәндә, депутатлар билгеләп үткәнчә, бары тик наркотиклар әйләнеше өлкәсендә салынган штрафларның 26% ы гына түләнә. Башка сүзләр белән әйткәндә, штрафлар салу еш кына нәтиҗәсез кала. Парламентарийлар наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары  өлкәсендә хокук бозулар өчен кулланыла торган җәза исемлеген мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирү белән тулыландырырга кирәк дип саный.

"Наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын сату,  аларны сатып алуга һәм куллануга кызыктырусыз мөмкин түгел, – диде Алсу Тарханова, – Тәҗрибә күрсәткәнчә, яшь кешеләр беренче тапкыр наркотиклар кабып карагач, еш кына аларны шул кешедән сатып алалар, шул рәвешле "энәгә" утыралар.

Шуңа бәйле рәвештә депутатлар Россия Федерациясе Җинаять кодексының 230 маддәсенең икенче өлешен ("Наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын куллануга җәлеп итү") яңа квалификацияле билге - "табыш алу ниятеннән" - дип билгеләргә тәкъдим итә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International