Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы эшкуарларга ташламалы салым ставкалары киләсе елда да саклана

2021 елның 11 июне, җомга, 14:38

Бүген Дәүләт Советы утырышында салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка имзалануга җибәрелде.

Закон проекты 2022 елга элек дифференциацияләнгән салым ставкаларының гамәлдә булуын тәэмин итә.

Хәзерге вакытта республикада салым салу объекты буенча «чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр» ставкасы 15 %тан 10 %ка кадәр киметелде. Эшкәртү производстволарында, төзелештә, җитештерүдә, электр энергиясен, газ һәм суны бүлүдә эшчәнлек алып баручы оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар өчен салым ставкасы 5% күләмендә билгеләнгән.

Закон проектын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы Ренат Нугайбеков тәкъдим итте.

Министрлык бәяләве буенча, түбән ставкалар кертү нәтиҗәле булып чыккан. Салым түләүчеләр саны да, җыелган салымнар күләме дә елдан ел  арта бара.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International