Халыкны сыйфатлы су белән тәэминат мәсьәләсе каралды

2021 елның 11 июне, җомга, 15:16

Бүген Дәүләт Советы утырышында Хөкүмәт сәгатендә су белән тәэминат мәсьәләсе күтәрелде. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада 3 мең 260 үзәкләштерелгән су чыганагы булуын әйтте, шуның 10 сы җир өсте (елгалар) сулары, 3 мең 250 се — җир асты сулары. 

Министр әйтүенчә, 2020 ел азагына сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән халык 93,6 процент тәшкил итә. Су белән тәэминат хезмәтен 99 коммуналь оешма күрсәтә. Суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 18 мең 610 км, аларның таушалу дәрәҗәсе - 54 процент. 

«5 мең 850 км озынлыкта суүткәргеч челтәрләр таушалган, аларны алмаштырырга кирәк. Инженер коммуникацияләр торышы проблемасы челтәрләрдә аварияләр санында да күренә», — диде ул. Былтыр торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ягу сезонында 1 мең 556 авария булган.

«Анализ күрсәтүенчә, иң күп аварияләр су белән тәминат өлкәсендә — 1 мең 339 очрак. Бу гомуми саннан 86 процент», — диде Марат Айзатуллин.

Ул коммуналь хуҗалык предприятиеләренең катлаулы финанс хәле төп фондларын яңартырга мөмкинлек бирмәвен әйтте. 2020 ел нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь хуҗалык комплексы оешмаларының 24 проценты чыгымлы санала.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин су мәсьәләсе халык өчен актуаль булганын искәртте.

«Халыктан су белән тәэминат буенча хатлар һәм мөрәҗәгатьләр күп килә. Халык сәламәтлеге турында сүз барганда, хакимиятнең барлык баскычлары үзара элемтәдә эшләргә тиеш. Безнең республика халыкны чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итә ала, моның өчен барлык мөмкинлекләр бар. Федераль һәм республика программаларын, шул исәптән „Чиста су“ программасын да үтәргә кирәк. Министрлык бу эшне координацияләргә, профильле комитет һәрвакыт контрольдә тотарга тиеш», — диде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International