Татарстанда "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." китабының беренче томы чыгарылды

2021 елның 22 июне, сишәмбе, 11:02

Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы - Хәтер һәм кайгы көне алдыннан - «У войны не женское лицо…» ("Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый...") китабының беренче томы дөньяга чыкты, ул шул ук исемдәге республика социаль-гуманитар проектының беренче этабы нәтиҗәсе булып тора. Ул "Мәрхәмәт - Милосердие" республика парламенты хатын-кызлар берләшмәсе тарафыннан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендә чыгарылды.

"Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." проектының максаты - Бөек Ватан сугышында катнашучы, тыл хезмәтчәне, сугыш балалары, һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары турындагы истәлекләрне һәм тарихи фактларны берләштерү. Әлеге проект башланган вакытта республикада 458 сугыш катнашкан хатын-кыз һәм 22 494 тыл хезмәтчәне яшәгән.

Басмага кереш сүзне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова язган. Аның сүзләренә караганда, "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." проекты идеясе дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, депутатлар, иҗтимагый оешмалар, волонтерлар һәм гади кешеләр тарафыннан хупланган һәм тормышка ашырылган.   "Хатын-кызларның сугышта язмышы төрлечә булды. Аларның кайберләре ире артыннан сугышырга киткән, кемдер тылда эшләгән, - дип билгеләп үтә Татьяна Ларионова. - Хатын-кызлар  балалары, сөйгән ярлары, Ватаныбыз хакына шул куркыныч еллардагы авырлыкларны үз өсләренә алдылар. Әлбәттә, дәүләт тарафыннан, шул исәптән безнең республикада да, фронт һәм тыл ветераннары өчен дә шактый эшләр башкарыла. Әмма еллар һәм дистә еллар дәвамында тарих үткәндә кала, шуңа күрә сугыш еллары шаһитларының истәлекләре киләчәк буыннар өчен кыйммәтле мирас булып тора".

Проектны гамәлгә ашыру барышында ветераннардан 4700дән артык истәлек, 2915 документ, хатлар (шул исәптән татар телендә) тупланган. Муниципаль һәм дәүләт архивларына гаилә архивларыннан күп кенә фотосурәтләр һәм материаллар тапшырылган. 164 күргәзмә оештырылган, хатын-кыз сугыш ветераннарына багышланган почмаклар булдырылган. Массакүләм мәгълүмат чараларында бу темага 23 меңгә якын материал бастырылган, күрсәтелгән, сөйләнгән. Хәтер фотогалереясе төзелгән, «Җиңү юллары: тарих йөзләрдә чагыла» мультимедиа тарихи паркында «Россия - минем тарихым» күргәзмәсе төзелгән, республика эвакогоспитальләрендә хатын-кыз медикларның эше турында буклет һәм диск, ТР Профсоюзлар федерациясе тарафыннан хатын-кызларның хезмәт батырлыгы турында «Хезмәт фронты - халык фронты» дитп аталган китап чыгарылган. Алексеевск районы, Бөгелмә һәм Алабуга мәктәпләренә Бөек Ватан сугышында катнашкан мәктәп директорлары исемнәре бирелгән.  Һәм һәркайда ветераннар истәлекләрендә бер үк сүзләр яңгырый: "Сугыш кына булмасын!"

Китап 300 гә якын биттән тора, анда  230 дән артык материал тупланган. Күпчелектә фотолар икешәр - героиня сугыш елларында һәм ул бүген.  Китапта геройларның гаилә архивларыннан, Дәүләт Советы Матбугат хезмәтендә тупланган  фотосурәтләр кулланылган. 

Проект республика тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Әмма, проект авторлары фикеренчә, аның гамәли файдасы, әхлакый кыйммәте, патриотик һәм тәрбияви юнәлеше киләчәктә дә үз ролен уйнаячак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International