Депутатлар кулланучыларны җылылык һәм су белән тәэмин итү проблемалары турында фикер алышты

2021 елның 30 июне, чәршәмбе, 14:59

Бүген "Татэнерго" АҖ базасында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышы булды. Анда даими рәвештә пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның проблемалы мәсьәләләре һәм кулланучыларны җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча фикер алыштылар.

"Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законны гамәлгә ашыру турында" Татарстан Республикасы Законын мониторинглау турында беренче мәсьәләне тәкъдим итеп, парламент комитеты рәисе Александр Тыгин автотранспорт предприятиеләрендә, муниципаль хакимиятләрдә һәм халыкта җайга салынмаган тарифлар буенча даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны гамәлгә ашыру өлешендә сораулар күп калауын билгеләп үтте.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров тармак проблемаларын хәл итү өчен күрелә торган чаралар турында мәгълүмат бирде.

Бөгелмә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков һәм "Экспресс" Чистай автопредприятиесе директоры урынбасары Наил Сабиров пассажирларга транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру тәҗрибәсе, килеп туган кыенлыкларны хәл итүнең перспектив юллары, муниципаль хакимиятләр һәм ташучыларның үзара хезмәттәшлеге турында сөйләделәр.

Мәсьәлә буенча фикер алышу нәтиҗәләре буенча комитет ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына "ТР да муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына ТР территориясендә аерым категориядәге гражданнар өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" ТР законы проектын әзерләүне тизләтергә кушты, ул җайга салынмый торган тарифлар буенча даими рәвештә пассажирлар йөртү һәм багаж ташу маршрутлары буенча аерым категорияләрдәге гражданнарга ташламалы йөрү мөмкинлеген тәэмин итә торган ташучыларга субсидия бирүгә кагыла.

Кулланучыларны җылылык һәм су белән тотрыклы һәм өзлексез тәэмин итү мәсьәләсен комитет ике юнәлештә карады: кайнар су белән тәэмин итү өчен түләүләр исәпләгәндә ТКХ предприятиеләре проблемалары һәм республикада "альтернатив котельный" принцибы буенча җылылыкка тарифларны исәпләү методын тормышка ашыру перспективалары.

 Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларда җылылык энергиясенең нормадан тыш чыгымына бәйле рәвештә барлыкка килә торган торак йортлары проблемалары турында мәгълүматны комитет рәисе урынбасары Камил Садриев бирде. "2017 елның декабренә кадәр салкын су җылыту өчен кулланыла торган җылылык энергиясе чыгымнарын исәпләү гомумйорт исәпләү приборлары күрсәткечләре буенча башкарылды, - дип хәбәр итте ул. - Соңрак кайнар су белән тәэмин итү хезмәтләренә җылылык энергиясен тоту нормативы расланды һәм гамәлгә кертелде". Бу торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләрен җитештерүнең рентабельлеге проблемаларын тудырды, алар өстәмә чыгымнар чыгарырга мәҗбүр булды. Депутат сүзләренә караганда, Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе буенча өч ел эш нәтиҗәләре буенча 59,8 Гкал (113 млн сумга) артык нормадан тыш чыгым тәшкил иткән. Алабуга ПТСы югалтулары 34,6 млн сум тәшкил иткән, Түбән Кама "Су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы" АҖ - 101,8 млн сум.

Әлеге проблеманы хәл итү перспективалары турында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров сөйләде.   

Күпфатирлы йортларда кайнар су куллануга үткәрелгән анализ кайнар суның физик күләмнәрен куллануны киметкәндә җылылык энергиясен (кайнар су ихтыяҗларына салкын су җылыту нормативларыннан тыш) тотуның турыдан-туры бәйлелеген ачыклый. Нәтиҗәдә, җылылык энергиясенең нормадан тыш чыгымы торба үткәргечләрдә циркуляцияләүче су (стояклар, сөлгекиптергечләр) җылыткычларына туры килә, бу ахыр чиктә кайнар су белән тәэмин итү челтәрләре ярдәмендә йортны җылыту булып тора.

Тармакта дисбалансны һәм җылылык челтәрләре предприятиеләрендә югалтуны булдырмау максатларында Россия Төзелеш министрлыгына, күпфатирлы йортларны җылыткан өчен түләүләрне исәпләгәндә, гомуми йорт приборлары һәм куллану нормативлары буенча җылылык энергиясенең факттагы чыгымнары арасындагы аерманы исәпкә алу өчен, Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында тәкъдим җибәрелде.

Комитет тарафыннан Татарстан Республикасы төзелеш министрлыгына күпфатирлы йортлардагы һәм торак йортлардагы урыннар милекчеләренә һәм кулланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү эшен дәвам итәргә тәкъдим итү карары кабул ителде. Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына кайнар су белән тәэмин итү һәм кайнар су белән тәэмин итү әйләнеше өчен җылылык энергиясен тапшыруны оптимальләштерү буенча техник чишелешләрне эзләү максатыннан җылылык белән тәэмин итүнең челтәр системасына аудит уздырырга тәкъдим ителә.

Татарстанда "альтернатив котельный" принцибы буенча җылылыкка тарифлар исәпләү методын гамәлгә ашыру перспективалары турында комитет әгъзаларына ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, "Татэнерго" АҖ генераль директоры урынбасары Айрат Сабирҗанов сөйләде.

Республика буенча җылылык челтәрләренең тузу дәрәҗәсе 54 % тәшкил итә. Шул ук вакытта ветхимияләр булып тора һәм коммуникацияләрнең 30%тан артыгын алыштыруны таләп итә.

Җылылык базарының яңа моделе инвесторларны тармакка җәлеп итүгә юнәлдерелгән, нәтиҗәдә бу җылылык энергиясе бәясен алдан фаразлана торган итәргә һәм инфраструктураның бик нык тузу проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. "Альтернатив котельный" методында билгеләнгән тариф ел саен җылылыкка һәм инфляция күләменә бәяләрнең иң чик дәрәҗәсенә бәйле булачак.

Татарстанда бу эшне башлап җибәрергә һәм җылылык белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасын мөмкин кадәр күбрәк үстерергә мөмкин булган барлык шартлар да тудырылган. Казанның барлык өч ТЭЦы да модернизация узды һәм, димәк, тулы куәтләренә ия, ә җылылык бәясе «Казэнерго» АҖ һәм «Татэнерго» АҖ тарафыннан бертөрле диярлек.

Комитет бу мәсьәлә буенча тиешле карар кабул итте.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International