Дәүләт Советы депутатлары экотуризм өлкәсендәге проектлар өчен арендага җир кишәрлекләре торглар үткәрмичә генә бирергә тәкъдим итә

2021 елның 30 июне, чәршәмбе, 15:21

Бүген Татарстан Республикасы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында республика авыл хуҗалыгы тармагының квалификацияле кадрлары белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар Җир һәм Экология кодексына, шулай ук урманнардан файдалану турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карады.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов билгеләп үткәнчә, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре АПК предприятиеләрендә хезмәтнең нәтиҗәлелеген һәм җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләрен хәл итүдә иң мөһиме булып тора. «Узган елда авылдан 3 меңгә якын кеше киткән иде, бүген авыл җирендә яшәүче 900 мең кешенең 57 меңе генә авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшли, - диде Ришат Хәбипов, - соңгы өч елда авылда эшкә урнаштырылган яшьләр өлеше нибары 9% тәшкил итә, ә пенсия яшеннән өлкәннәр өлеше 3 елда тагын 4%ка артты. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең саны һәм составы кими генә түгел, картая да бара».

Профильле министрлык бәяләвенчә, һөнәри белгечләр һәм кадрлар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе төрле категорияләр буенча 81% тан 96% ка кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә эшләүчеләр саны арта, бу җитештерүнең артуына бәйле.

«Республикада ике аграр югары һәм 23 урта-махсус уку йорты булуга карамастан, яшь белгечләрне беркетү буенча хәл катлаулы булып кала, - дип саный Ришат Хәбипов, - ел саен ике аграр югары уку йортыннан чыгарыла торган белгечләр саны, ә бу 1100 дән артык кеше, авылда беркетелә торган яшь белгечләр санына берничек тә туры килми».

Республикада чыгарылыш укучыларын авылда калдыру һәм эшкә урнаштыру өчен берничә ярдәм чарасы каралган, шул исәптән - яшь белгечләргә эшкә керешүгә бер тапкыр бирелә торган акчалар һәм беренче елда өстәмә түләүләр. Максатчан әзерлек механизмы да эшли, студент авыл хуҗалыгы предприятиесенең стипендиаты була һәм укып бетергәч шунда эшкә кайту турында йөкләмә ала. 

«Авылларны комплекслы үстерү» дәүләт программасында хезмәт практикасын узган вакытта студентларның яшәвен тәэмин итү һәм хезмәткә түләү өчен предприятиеләрнең чыгымнарының 90%ын субсидияләү каралган. Узган ел 300 гә якын студент реаль җитештерү шартларында практика узган. Бүгенге көндә АПК предприятиеләрендә 120дән артык студент хезмәт практикасын уза.

«Агробизнес шулай ук, эшчеләрне студент эскәмиясеннән сайлап алып, кадрлар җәлеп итү белән кызыксына, - дип саный авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, - республиканың кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре аграр югары уку йортларында студентлар өчен уку класслары җиһазландырды. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләүче белгечләр дә бу сыйныфларда үз квалификацияләрен күтәрү мөмкинлегенә ия. Ике ел эчендә әлеге программалар буенча 4 меңнән артык кеше укыды ". 

Төп проблемаларның берсе итеп Ришат Хәбипов хезмәт хакының чагыштырмача түбән булуын атады, гәрчә кайбер авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре республика буенча уртача хезмәт хакыннан югарырак булса да.

Мөһим факторларның берсе – авыл җирлегенә яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү. 2020 елдан «Авылларны комплекслы үстерү» дәүләт программасы эшли, аның кысаларында ташламалы кредитлар каралган: ипотека кредиты (3 миллион сумга кадәр 25 елга 3% ставка буенча), торак йортларны ремонтлау өчен куллану кредиты (5% ставка буенча 5 елга кадәр, 250 мең сумга кадәр), торак шартларын яхшыртуга субсидияләр һ.б. Авыл ипотекасы буенча Татарстан узган ел Россия буенча лидерлар өчлегенә кергән. 2020 елга барлыгы 3,7 млрд. сумлык 1693 ипотека кредиты бирелгән.

Бүген комитет утырышында депутатлар урманнардан файдалану турында республика канунына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 июленнән РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарда гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен әзерләнгән агачны исәпкә алмыйлар, ә мондый агачның характеристикалары турында дәүләт урман реестрына белешмәләр кертәләр. Россия Урман кодексы нигезендә мондый агачны исәпкә алу вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта төбәкләр махсус сакланучы табигать территорияләрендә урнашкан урманнарда гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен әзерләнгән агач материалын исәпкә алуны дәвам итә. Федераль законнарның әлеге үзгәрешләре хәзер республика кануннарында чагылыш табачак.

Республика законнарын федераль депутатларга туры китерү максатларында беренче укылышта карау өчен ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән. Документ шулай ук бүген профильле комитет утырышында тәкъдим ителде. Закон проектында хайваннар дөньясын саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә федераль законнарның үзгәрешләре исәпкә алынган. Сүз, аерым алганда, хайваннар дөньясы объектларының дәүләт кадастрына алу, хайваннар дөньясы объектларын куллануга чикләүләр һәм тыюлар билгеләү, аучылык ресурсларын дәүләт тарафыннан мониторинглау, дәүләт аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару турында бара. Республиканың Экология кодексында су саклау зоналары чикләрендә пестицидлар һәм агрохимикатлар саклау һәм куллану мәсьәләләре хәзер аерым нигезләмә белән язылачак.

Бүген комитет утырышында тәкъдим ителгән һәм беренче укылышта карау өчен әзерләнгән ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты экотуризм өлкәсенә кагыла.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта бөтен дөньяда табигатьтә ял итү юнәлеше актив үсә. Дөнья туристик базарында экотуризм өлеше 25% тәшкил итә, Россия туристлык базарында - 2%.

«Потенциаль туристлар кызыксынуыннан тыш, шәһәр яны ял итү базалары һәм кемпинглар төзелешен инвестицияләргә планлаштыручы эшкуарлар ягыннан да кызыксыну бар, - дип ассызыклады Азат Хамаев, - әмма инвесторлар эзләү һәм күрсәтелгән проектларны гамәлгә ашыру дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен шәхси инвесторларга бирүнең катлаулы процедурасы белән тоткарлана. Россия Федерациясе Җир кодексы нигезендә мондый җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәсе аукцион рәвешендә уздырыла торган торгларда төзелә".

Әзерләнгән закон проекты белән Җир кодексына үзгәрешләр кертү һәм ял итү һәм экология туризмы өлкәсендә рекреация объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлекләрен торглар үткәрмичә генә, Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе нигезендә арендага бирү мөмкинлеген билгеләү тәкъдим ителә. Мондый объектлар санына, шул исәптән кунакханәләр яки башка урнаштыру чаралары, шифаханә-курорт дәвалау һәм ял объектлары, туристлык базалары, кемпинглар, стационар яки палаткалы туристлык-сәламәтләндерү лагерьлары, туристлык парклары, тау чаңгысы комплекслары, укыту-туристлык сукмаклары, трассалар кертеләчәк.

Депутатлар фикеренчә, әлеге үзгәрешләрне кертү экологик туризм проектларын эшләтеп җибәрү процессын тизләтәчәк, муниципалитетларның инфраструктура һәм матди-техник базасын үстерүгә, өстәмә туристик агымны җәлеп итүгә ярдәм итәчәк, һәм нәтиҗә буларак, республика үсеше өчен уңай икътисади нәтиҗәгә китерәчәк.

Утырышта шулай ук Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының быелның беренче яртыеллыгында эше турында хисап бирелде. Хисапны Азат Хамаев тәкъдим итте. Ул билгеләгәнчә, беренче яртыеллыкта комитет тарафыннан 7 закон проекты каралган, шуларның 4 закон проекты ТР Президенты тарафыннан имзаланган, 3 закон проектын Дәүләт Советының чираттагы утырышында карау планлаштырыла. Комитетның 6 утырышы үткәрелде, 30 мәсьәлә каралды.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International