Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме өченче утырышы ачылды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе, 10:12

Бүген иртәнге унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме өченче утырышы ачылды.

Президиум көн тәртибенә 17 мәсьәлә тәкъдим иткән иде,  шул исәптән 5 республика законы проектын һәм 7 федераль закон проектын.   

Профильле комитетлар тарафыннан беренче укылышта карау өчен республиканың Җир һәм Экология кодексына, шулай ук урманнардан файдалану турында һәм коррупциягә каршы көрәш турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнде.

Икенче укылышта чит ил гражданлыгы булган Россия гражданнары өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне тыю билгеләнә торган Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралачак.

Егерме өченче утырышның көн тәртибенә 2020 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап кертелгән.

Моннан тыш, депутатларга Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча департаментының Татарстан Республикасы территориясендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Әлеге мәсьәлә кысаларында парламентарийлар шулай ук Татарстан территориясендә әйләнә-тирә мохитнең торышы турында фикер алышуны, әлеге мәгълүматны хакимият органнары һәм идарә органнары, халык белән тәэмин итү тулылыгын анализлауны планлаштыралар.

Егерме өченче утырышта парламентның 2021 елның беренче ярты еллыгындагы эшенә йомгаклар ясалачак. Мәгълүмат белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Кайбер профиль комитетлары рәисләре көн тәртибенә яңа мәсьәләләрне кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының егерме өченче утырышының көн тәртибе киңәйтелде һәм 26 мәсьәлә кертеп расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 196-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

4. «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 205-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында            (I укылыш).

5. «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына хәрби комиссариатлар булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алу вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен муниципаль район составына керүче җирлекләр бюджетларына субвенцияләр исәпләү һәм бирү буенча Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»   208-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 209-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәреш кертү турында»  204-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында»  202-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында    (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында»  Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 201-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»  203-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы таныклыгы һәм отставкадагы Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы таныклыгы турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

12. 2020 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап.

13. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау федераль хезмәте Идел буе федераль округы буенча департаментының Татарстан Республикасындагы эшчәнлеге турында мәгълүмат һәм Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохитнең торышы һәм пычрануы, Татарстан Республикасының хакимияте органнарын, идарә органнарын һәм халкын мәгълүмат белән тәэмин итү хакында мәгълүматы.

14. «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» Федераль законның 60.1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1180971-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе субъектлары дәүләт граждан хезмәткәрләренең ротациясе тәртибен төгәлләштерү өлешендә).

15. «Транспорт иминлеге турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 1184279-7 номерлы федераль закон проекты хакында (югары дәрәҗәдәге хәвефле йөкләрне ташу һәм күчерү турында).

16. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1184517-7 номерлы федераль закон проекты турында (персональ белешмәләрне бирүдән баш тарткан очракта кулланучы белән шартнамә төзүдән баш тарткан өчен административ җаваплылык билгеләү хакында).

17. «Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль законга кереме яшәү минимумы күләменнән артык булмаган гражданнарның судтан тыш банкротлык процедурасыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 1162228-7 номерлы федераль закон проекты турында.

18. «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1151171-7 номерлы федераль закон проекты турында (эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен туктату һәм хәбәрнамәләр реестрыннан белешмәләрне төшереп калдыру тәртибен төгәлләштерү өлешендә).

19. «Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында» Федераль законның 13 статьясына һәм «Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре турында һәм мәгълүматны яклау хакында» Федераль законның 151 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 1190171-7 номерлы федераль закон проекты хакында (Интернет сәүдә өлкәсендә азыкка кушыла торган биологик актив өстәмәләр белән дистанцион сәүдә итү өлкәсендәге тикшереп торуның һәм күзәтчелекнең нәтиҗәле механизмнарын билгеләү өлешендә законнар белән җайга салу максатларында).

20. «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 7 һәм 13 статьяларына үзгәрешләр кертү турында»                       1184183-7 номерлы федераль закон проекты хакында (йорт хайваннарын тоту өлешендә).

21. «Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1199017-7 номерлы федераль закон  проекты турында (дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик ярдәм системасы субъектларының исемлеген киңәйтү хакында).

22. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1197680-7 номерлы федераль закон проекты турында (белә торып җинаятьчел юл белән алынган акчалар яисә башка мөлкәт белән алыш-бирешләр яисә финанс операцияләре ясаган зат өчен алынган шушы акчалар яисә мөлкәт белән юридик зат мәнфәгатьләрендә мондый гамәлләр кылган өчен юридик затларга административ җаваплылык билгеләү хакында).

23. «Транспорт иминлеге турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1193622-7 номерлы федераль закон проекты турында (коммерциягә карамаган максатларда файдаланыла торган аз сыешлы судноларга карата транспорт иминлеген тәэмин итү, эзтабар этләрдән файдалану һәм транспорт инфраструктурасы объектларына, транспорт чараларына карата иминлек дәрәҗәләрен билгеләү өлкәсендәге законнар нигезләмәләрен төгәлләштерү хакында).

24. «Россия Федерациясенең эчке су транспорты кодексына үзгәрешләр кертү турында» 1193650-7 номерлы федераль закон проекты хакында (эчке су юлларында суднолар йөреше иминлеген тәэмин итү турында).

25. 2021 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат.

26. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International