Экотуризм өлкәсендәге проектлар өчен җир кишәрлекләре торглар үткәрмичә генә арендага биреләчәк

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе, 10:39

Бүген Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Арендаторларның экотуризм өлкәсендәге проектлар өчен сатулар үткәрмичә җир кишәрлекләре алу хокукын беркетүче документ республика Президенты Рөстәм Миңнехановка имзалануга юнәлтелә һәм шуннан соң закон статусына ия булачак. Закон проекты депутатлар Азат Хамаев һәм Таһир Һадиев тарафыннан эшләнгән.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары, закон проекты авторларының берсе Таһир Һадиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта бөтен дөньяда табигатьтә ял юнәлеше актив үсә - сәяхәтчеләрнең 30%ка якыны экологик туризм сайлый. Дөнья туристик базарында экотуризм өлеше 25% тәшкил итә, Россия туристлык базарында - 2%.

 "Татарстан Республикасы туроператорларына туристлардан экологик туризм буенча тәкъдимнәр бирү үтенече белән бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Бу хакта статистика да сөйли: Татарстан Республикасы күмәк урнашу урыннарында  «рекреация һәм ял итү» максаты белән урнашкан затлар саны 10 ел эчендә 6 тапкыр арткан (2009 елда – 225 мең кеше тәшкил иткән булса, 2019 елда – бер миллион 405 мең булды)", – диде докладчы.  

Потенциаль туристлардан тыш, эшкуарлар да зур кызыксыну күрсәтә, алар шәһәр читендә ял базалары һәм кемпинглар төзүгә инвестицияләр кертергә ниятли.

Әмма инвесторларны эзләү һәм әлеге проектларны тормышка ашыру дәүләт яисә муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен шәхси инвесторларга бирүнең катлаулы процедурасы белән тоткарлана. Россия Федерациясе Җир кодексы нигезендә мондый җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәсе аукцион рәвешендә үткәрелә торган торглар нәтиҗәсе буенча төзелә.

Таһир Һадиев аңлатуынча, Россия Федерациясе Җир кодексының 396 статьясының 2 пунктындагы    пунктчасы нигезендә дәүләт милкендәге яисә муниципаль милектәге җир кишәрлеген арендалау шартнамәсе  җир кишәрлеге юридик затларга социаль-мәдәни билгеләнештәге һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге объектларны урнаштыру, масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе субъектының иң югары вазыйфаи затының күрсәтмәсе нигезендә бирелгән очракта, күрсәтелгән объектларның, инвестиция проектларының Россия Федерациясе субъектлары законнарында ачыкланган күрсәткечләргә туры килүе шарты белән торглар үткәрмичә төзелергә мөмкин.

Татарстан Республикасында әлеге ачыкланган күрсәткечләр Татарстан Республикасы Җир кодексында билгеләнгән. Закон проектында аңа үзгәреш кертү һәм Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе нигезендә экологик туризм өлкәсендә ял итү һәм рекреация объектларын урнаштыру өчен җир кишәрлекләрен аренда буенча сәүдәләр үткәрмичә генә бирү мөмкинлеген билгеләү тәкъдим ителә. Мондый объектларга  кунакханәләр яисә башка урнаштыру урыннары, шифаханә-курорт дәвалавы һәм ял итү объектлары, туристик базалар, кемпинглар, стационар яки палаткалы туристлык-сәламәтләндерү лагерьлары, туристик парклар, тау чаңгысы комплекслары, туристик өйрәтү сукмаклары, трассалары керә.

Әлеге үзгәрешләрне кертү экологик туризм проектларын башлап җибәрүне тизләтәчәк, муниципаль районнар территорияләре инфраструктурасын һәм матди-техник базасын үстерүгә, өстәмә рәвештә туристлар җәлеп итүгә, Татарстан Республикасы үсеше өчен уңай икътисадый нәтиҗәгә китерәчәк, дип саный депутатлар.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International