Чит ил гражданлыгы булган Россия Федерациясе гражданнары өчен өстәмә чикләү кертелә

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе, 10:52

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар чит ил гражданлыгы булган Россия Федерациясе гражданнары өчен дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны, дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын һәм  башка вазыйфаларны биләүне тыюны күздә тоткан "Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" ТР законы проектын карадылар һәм кабул иттеләр. Документны Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте.

Профильле комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, закон проекты беренче укылышта 2021 елның 11 июнендә кабул ителгән һәм узган вакыт эчендә төзәтмәләр кермәгән.

Закон проектында муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына, шулай ук "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында", "Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында", "Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында", "Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында", "Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында", "Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында", "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында", "Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында" Татарстан Республикасы законнарына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә, алар чит ил гражданлыгы (подданлыгы) булган Россия Федерациясе гражданнары өчен дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны, дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын һәм башка вазыйфаларны биләүне тыюны билгели. Чит ил территориясендә яшәү хокукын яисә даими яшәү хокукын раслаучы башка документ алган Россия Федерациясе гражданнары күрсәтелгән вазыйфаларны били алмыйлар.

Дәүләт Советы закон проектын тулаем кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International