Хисап палатасының 2020 елдагы эшчәнлеге турында хисап парламентта каралды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе, 11:11

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга республиканың Хисап палатасының 2020 елдагы эшчәнлеге турында хисап бирелде. Доклад белән ТР Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.

"Хисап палатасы эше Татарстан Президентына һәм парламентка бюджет финанславын күздә тоткан республика законнары үтәлешен объектив бәйсез бәяләүгә һәм республиканың чыгым йөкләмәләре турындагы закон проектларына экспертиза нәтиҗәләрен тәкъдим итүгә юнәлдерелгән", - дип басым ясады Альберт Вәлиев, хисапны тәкъдим итеп. Ул шулай ук тикшерүләрнең һәм аудитларның нәтиҗәлелеге нәтиҗәләре даими рәвештә Дәүләт Советы комитетлары утырышларында җиткерелүен билгеләп үтте.

Альберт Вәлиев сүзләренә караганда, Хисап палатасы дәүләт программаларын формалаштыру һәм үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. 2020 ел бюджетында дәүләт программалары чыгымнары өлеше 93,7% тәшкил иткән. «Контроль ассигнованиеләрне үзләштерү мәсьәләләренә генә кагылмый, дәүләт программалары эчтәлегенә даими мониторинг уздырыла, финанслауның үзара бәйлелеген, нәтиҗәлелекнең билгеләнгән күрсәткечләре үзгәрешләрен анализлый, - дип сөйләде Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе урынбасары, - безнең тәкъдимнәр нигезендә хәзерге вакытта дәүләт программаларына индикаторларны үзгәртү өлешендә үзгәрешләр кертелә».

Әлбәттә, коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр контроль эшчәнлек процессына сизелерлек йогынты ясаган. «Чараларның билгеле бер өлеше камераль рәвештә үткәрелде, - дип хәбәр итте Альберт Вәлиев, - шуңа да карамастан, хокук бозуларны бетерүгә юнәлтелгән чаралар һәм бюджетка кайтарылган акчалар күләме кимемәде диярлек».

Узган ел Хисап палатасы аудиторлары сәламәтлек саклау, мәгариф һәм социаль өлкә учреждениеләрендә туклануны оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Ел саен бу максатларга республиканың берләштерелгән бюджеты чыгымнары 6,5 млрд. сум чамасы тәшкил итә.

Бу өлкәдә җитешсезлекләр, Хисап палатасы бәяләвенчә, бер төслерәк. Еш кына намуссыз тәэминәтчеләр азык-төлек китерү вакытын, бәяләр куелышы һәм ассортименты буенча шартларны, санитар-эпидемиологик таләпләрне, азык-төлек кыйммәте һәм сыйфатының гигиена нормаларын тәэмин итү өлешендә ветеринария законнарын бозалар.

Хәзерге вакытта республика хөкүмәте бу өлкәдә дәүләт сатып алулары процессын оптимальләштерү буенча Татарстан Республикасында дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы тәкъдимнәрен әзерли.

Узган ел Хисап палатасы эшенең икенче мөһим юнәлеше - югары технологияле медицина җиһазларын куллануны тикшерү булды, аның бәясе  ел башына 7 млрд. 581 млн. сум тәшкил иткән. «Безнең тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру, ситуациянең даими мониторингы аның эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм буш торуларны киметү өчен кирәкле шартлар тудырды», - дип басым ясады Альберт Вәлиев.

Хисап палатасы аудиторлары җир ресурсларын куллануга даими игътибар бирелә. «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә рөхсәтсез карьерлар эшләгәндә шактый зыян салына, бигрәк тә туфракның уңдырышлы катламын торгызу эшләре башкарылмаганда, - дип сөйләде Альберт Вәлиев, - мондый фактлар бөтен җирдә дә ачыклана». Аерым алганда, Арча районында 7 урында  файдалы казылмаларның рөхсәтсез чыгарулары ачыкланган. Алабуга районында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә эшне алып баручы оешма Хисап палатасын тикшерү нәтиҗәләреннән соң бозылган участокны рекультивацияләгән. 2017 елдан 2020 елга кадәр барлыгы 256 законсыз карьер торгызылган.

Хисап палатасы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше - дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү. «Хәзерге вакытта Хисап палатасының тәкъдимнәре буенча Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары ике юнәлеш буенча эш алып баралар. Бу - файдаланылмый торган объектларга ихтыяҗ булдырып аларны әйләнешкә кертү, шулай ук дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен яхшырту», - диде Альберт Вәлиев.

Фикер алышу барышында депутат Марат Галиев Хисап палатасының республика территориясендә илкүләм проектлар үтәлешенә мониторинг алып баруы белән кызыксынды. Сорауга җавап биреп, Альберт Вәлиев, Татарстанда 11 илкүләм проект гамәлгә ашырылуын, бюджеттан гомуми алганда 30 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелүен билгеләп үтте. Узган ел Хисап палатасы тарафыннан 5 контроль чара үткәрелгән. Ведомство җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда,  җитди хокук бозулар, бюджет акчаларыннан максатчан файдаланмау фактлары ачыкланмаган.

Үз чыгышын тәмамлап, Альберт Вәлиев, республика Хисап палатасының үсеш стратегиясе барлыгын һәм аның закон таләпләреннән чыгып формалаштырылган булуын  билгеләп үтте. Быелның көзендә контроль-хисап органнары эшчәнлеге нигезләрен җайга сала торган федераль законга үзгәрешләр үз көченә керәчәк. Контроль вәкаләтләр күләме шактый тулылана, экспертиза уздыруны таләп итә торган закон проектлары исемлеге киңәйтелә, мәсәлән, бюджетлар керемнәрен үзгәртү буенча законнар проектлары. Альберт Вәлив фикеренчә, Хисап палатасының эчке актларының күпчелеген генә түгел,  бәлки республика законнарын да актуальләштерү кирәк булачак.

Хисап палатасының хисабы игътибарга алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International