Әйләнә-тирә мохитнең торышы турында мәгълүмат тыңланды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе, 13:47

Бүген Дәүләт Советы депутатлары Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча федераль хезмәт департаменты эшчәнлеге һәм республика территориясендә әйләнә-тирә мохитнең торышы турындагы мәгълүматны тыңладылар. Материалларны ведомстволар җитәкчеләре Анна Носкова һәм Сергей Захаров тәкъдим итте.

Анна Носкова әйтүенчә, гидрометеорологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы  турында мәгълүмат бирү  һәм илнең геосәяси мәнфәгатьләрен тәэмин итү Росгидрометның стратегик максатлары булып тора. 2020 елда РФ территориясендә меңгә якын куркыныч табигать күренешләре билгеләп үтелде, шуларның 300дән артыгы икътисадка зур зыян китерде. Департамент әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы кануннарны бозуларны булдырмау буенча контроль-күзәтчелек һәм профилактик эш алып бара.

"ТР Гидрометеохезмәт идарәсе" башлыгы Сергей Захаров чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстанда 14 метеорология станциясе, 35 водомер посты, һаваның пычрануын контрольдә тоту өчен 18 станция-пульт, 2 комплекслы лаборатория эшли. Ведомство әйләнә-тирә мохит, атмосфера һавасы, өске сулар, туфрак, явым-төшем объектларын, кар катламын һәм радиация торышын дәүләт экология мониторингы юнәлешләре буенча эшчәнлек алып бара.

Атмосфера һавасының сыйфатын мониторинглауның стационар челтәре Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен үз эченә ала. Ә Әлмәттә һәм Яшел Үзәндә дүрт пунктта экспедиция тикшеренүләре уздырыла. Соңгы елларда республика шәһәрләрендә атмосфера һавасы сыйфатының аз гына начараюы күзәтелә.

Мониторинг поверхностных вод осуществляется на 17 водных объектах, на двух водохранилищах, 11 реках по 11 пунктам показателей. Наиболее подверженными загрязнению реками являются Казанка и Степной Зай. Соединения меди, марганца, а также органические вещества, нитритные и аммонийные азоты присутствуют практически во всех пунктах наблюдения. Радиационный мониторинг осуществляется на 17 метеостанциях.

Өске суларны мониторинглау 17 су объектында, ике сусаклагычта, 11 елга буенча  11 күрсәткеч буенча гамәлгә ашырыла. Иң нык пычранган елгалар булып Казансу һәм Дала Зәе тора. Бакыр, марганец, шулай ук органик матдәләр, нитритлы һәм аммонияле азотлар күзәтүнең барлык пунктларында диярлек бар. Радиация мониторингы 17 метеостанциядә гамәлгә ашырыла.

Ведомство шулай ук агрометеофаразлау белән шөгыльләнә.

Сергей Захаров сүзләренчә, әйләнә-тирә мохитне мониторинглау нәтиҗәләре турындагы бөтен мәгълүмат идарәнең рәсми сайтында бастырыла.

Дәүләт Советы мәгълүматны игътибарга алды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International