Марат Нуриев казанлылар белән «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышты

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе, 14:10

Бүген депутат Марат Нуриев Чуйков урамындагы 25 йортта яшәүчеләр белән очрашты, аның ишегалдында "Безнең ишегалды" президент программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарыла. Нуриев халык белән аралашты, эшләр ничек баруы, тәкъдимнәр һәм кисәтүләр бармы-юкмы дип кызыксынды. 

«Безнең ишегалды» президент программасы Татарстанда 2020 елдан гамәлгә ашырыла. 2020 елда программа буенча 1091 ишегалды ремонтланган. 2021 елда эшләр 1074 йортта узачак. Бүгенге көндә республика ишегалларында юл эшләренең гомуми күләменең яртысыннан артыгы башкарылган.

Мусин урамындагы 68, 68 йортлары һәм  Чуйков урамындагы 25, 25а йортлары арасында ремонт эшләре июнь ахырыннан алып барыла. Эшләрнең иң катлаулы өлеше - асфальтлаштыру - инде башкарылган.

"Ишегалды бик начар хәлдә иде. Бүгенге көндә эшләр төгәлләнеп килә инде. Территория яңа асфальт белән капланган. Хәзер яшелләндерү һәм балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру башлана», - дип сөйләде Марат Нуриев.

Очрашуда йортларда актив яшәүчеләр генә түгел, ремонт эшләре барышын контрольдә тотучы идарәче компания вәкилләре дә катнашты. Бу ишегалдында машина кую проблемасы аеруча кискен тора: юл артык тар иде, яшел территориягә керергә туры килгән. Хәзерге вакытта уңайлырак парковка урыннары оештырылган, анда җәяүлеләрнең дә, автомобильчеләрнең дә мәнфәгатьләрен исәпкә алына.

 "Без эскәмияләргә бик мохтаҗ, йортларда пенсионерлар бик күп, ә ял итү урыннары беркайчан да җитмәде, - дип зарланды бер йортта яшәүче Елена Круглова, - гомумән ишегалды бик начар иде, ләкин хәзер үк инде яхшыра баруы күренә. Яңа асфальт җәйделәр, моңа без бик канәгать. Барлык эшләрнең бетүен көтәбез". 

Эшләрне җәй ахырына төгәлләү планлаштырыла. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International