Казанның Петров исемендәге паркында Җиңү көненә багышланган митинг узды

2026 елның 5 мае, сишәмбе, 20:56

Бүген Казанның Петров исемендәге паркында «Казан дары заводы хезмәткәрләре – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарының Дан аллеясы» мемориалы янында Җиңү көненә багышланган митинг узды. Ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән Дәүләт Советы депутатлары Александр Лившиц һәм Елена Кузьмичева котлады.

Дәүләт Советы депутаты, Казан дары заводы генераль директоры Александр Лившиц билгеләп үткәнчә, район бәйрәмнәрен һәм Җиңү көненә багышланган чараларны Дан аллеясында үткәрү инде күркәм традициягә әверелгән. «Җиңү яулаган көрәшчеләрне һәм тыл хезмәтчәннәрен данлау һәрвакыт куанычлы. Традиция буенча без ел саен 9 Май алдыннан Бөек Ватан сугышында фронтка киткәннәрне искә алабыз", - дип сөйләде Александр Лившиц.

"Сез батырлык, ныклык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге. Һәм безнең бурыч-Бөек Ватан сугышында сез күрсәткән көчле рухны киләчәк буынга тапшыру", - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгының беренче урынбасары Айдар Сәгетдинов.

Митинг концерт программасы белән башланып китте, анда Казанның үзешчән коллективлары чыгыш ясады. Чараның барлык кунаклары традиция буенча мемориалга чәчәкләр салды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International