СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Бүген Казанның Петров исемендәге паркында «Казан дары заводы хезмәткәрләре – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарының Дан аллеясы» мемориалы янында Җиңү көненә багышланган митинг узды. Ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән Дәүләт Советы депутатлары Александр Лившиц һәм Елена Кузьмичева котлады.
5
май, 2026 ел
Бүген Казанның Ямашев урамындагы йорт ишегалдында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә бәйрәм концерты куйдылар. Бәйрәмгә фашист концлагерьларе тоткыны, тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Хөсәенова, Ленинград камалышында калучылар Зинаида Бушуева, Валентина Красюк, Козета Ивановалар чыкырылган иде. Ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова һәм Руслан Шиһабеддинов котладылар.
5
май, 2026 ел
Бүген Яшел Үзән районы Осиново бистәсенең Җиңү паркында «Җиңү утын саклыйбыз» дигән тантаналы чара узды. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга һәйкәл мемориалы табигый газга тоташтырылды. Бер үк вакытта бөтен Россия буенча тагын 11 мемориалны тоташтырдылар. «Бердәм Россия» һәм «Газпром» проекты буенча Мәңгелек ут Тверь, Белгород, Ульяновск, Төмән, Новгород һәм Омск өлкәләрендә, шулай ук Дагыстан, Татарстан һәм Чувашия Республикаларында, Краснодар, Пермь һәм Ставрополь крайлары хәрби мемориалларда кабынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ