Депутатларның һәм экспертларның игътибар үзәгендә кластер кооперациясен үстерү мәсьәләләре

2021 елның 23 июле, җомга, 20:01

Казанда, Россия кооперация университетының Казан кооператив институты базасында «Россиянең кулланучылар һәм авыл хуҗалыгы кооперациясе: кластер кооперациясенең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды, анда Россиянең 30 төбәгеннән кооператив хәрәкәте вәкилләре катнашты. Форумда дискуссиягә онлайн форматта да кушылырга мөмкин иде. 

Очрашуны ачып, университет ректоры, Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева кооператив хәрәкәт - илнең социаль-икътисадый үсешенең нәтиҗәле механизмы булуын билгеләп үтте. "Кооперация әйләнешкә акча ресурсларын җәлеп итәргә, эш урыннары булдыру һәм кешеләрне продукция һәм хезмәтләр белән тәэмин итү аша социаль киеренкелекне киметергә мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады депутат.

Кооперация үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышуда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Татарстан кооператорлары, төбәк өлкә кулланучылар берлекләре җитәкчеләре катнашты.

Аерым кооператорлар «борщ җыелмасы» (кәбестә, суган, бәрәңге, кишер, чөгендер) продуктларына бәяләр арту проблемасын күтәрделәр. Белгечләр фикеренчә, ретейлерлар бәяләрне күтәрми кала алмый, чөнки авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясенең үзкыйммәте арта.

Алсу Нәбиева фикеренчә, әлеге проблеманы хәл итү чараларының берсе ярминкәләр оештыру. "Ярминкә системасын торгызу - бөтен кооператив хәрәкәте өчен зур этәргеч, чөнки еш кына эре ретейлерлар киштәләренә кооператорлар өчен эләгү мөмкин түгел диярлек", - дип билгеләде Алсу Нәбиева. Ярминкә сәүдәсе кече хуҗалыклар вәкилләрен даими сату системасына җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, ә сатып алучылар өчен - продукциянең түбәнрәк бәясен тәэмин итәргә, чөнки ярминкәләр - сәүдәнең иң түбән сегменты.

Үз чыгышында спикерлар авыл хуҗалыгы кооперациясенең күп кенә проблемаларына кагылып кына калмадылар, кайбер проектларны уңышлы гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар. «Мәктәп кооперациясе» - шундый программаларның берсе. «Безнең төбәк уникаль. Кооперация үсеше өчен барлык шартлар да бар - субсидияләр һәм ярдәм, шул исәптән мәгариф өлешендә. Мәктәп кооперациясе - яңа проект. Мәктәпләр базасында инде төзелгән кооперативлар бар, мәктәп укучылары 16 яшьтән пайчылар булалар. Безнең яшь кооператорлар уңышны үстерәләр һәм саталар. «Мәктәп кооперациясе» балаларга җәйге эшкә урнашу мөмкинлеген бирә. Без проект үсәр һәм бөтенроссия булыр дип өметләнәбез ", - дип сөйләде Алсу Нәбиева.

Очрашуда катнашучылар авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү юнәлешләрен билгеләделәр. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры урынбасары Ренат Бибарсов  кулланучылар һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен берләштерергә тәкъдим итте.

Башкортстан Республикасыннан коллегалары тәҗрибәсе икенче дәрәҗәдәге кооперативлар - коорперативлар төркемнәре төзелүнең уңышын раслый. "Без алдан хәзерләү һәм китерү проблемаларының барысын да өйрәндек һәм "Беренче Республика" булдырырга булдык - икенче дәрәҗәдәге кооператив, ул үзендә төрле авыл хуҗалыкларын берләштерде. Кече тәэмин итүчеләр элек челтәр кибетләре белән хезмәттәшлек дәрәҗәсенә чыгу турында уйлый да алмадылар", - дип уңышлары белән уртаклашты Башпотребсоюз идарәсе рәисе урынбасары Илгиз Хәсәнов.

Соңыннан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева хезмәттәшләрен тыгыз хезмәттәшлеккә һәм берләшүгә чакырды. "Кооперация һәр төре - кооперациянең башка төре өчен ярдәм. Безнең төр - сәүдә һәм эшкәртү. Кооперацияләрне берләштерү - иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен мөһим тәҗрибә. Без бу тәҗрибәнең башка регионнарда да гамәлгә ашырылуын телибез. Барысы бергә берләшеп, без барлыкка килгән мәсьәләләрне уңай рәвештә хәл итә алабыз», - дип басым ясады ул.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International