Казанда KazanSummit-2021 форумы ачылды

2021 елның 28 июле, чәршәмбе, 15:20

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII Халыкара икътисадый саммиты һәм Russia Halal Expo хәләл продукция күргәзмәсе ачылды. Ачылу тантанасында РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, профиль комитетлары рәисләре һәм республика парламенты депутатлары катнашты.

KazanSummitта - 2021дә катнашу өчен Татарстанга Төркия һәм Иордания парламентарийлары, Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисе Григорий Карасин, РФ сенаторлары килде. Форумда катнашу турында дөньяның 60 тан артык иле һәм Россиянең 33 төбәге вәкилләре белдерде. Саммитның мәртәбәле кунаклары арасында - Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры Тани Әхмәд Әл Зәйди, Төркия сәүдә һәм сәнәгать министры Мәхмәт Муш, Мисырның сәүдә һәм сәнәгать министры Невин Эсамельдин Хассан Гамеа, Бөтендөнья Хәләл саммиты советы президенты Юнус Эте, вице-премьер, Бахрейн Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Самир Абдулла Абдулла Насс, Ислам сәүдә-сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы палатасының генераль секретаре Йосеф Хәсән Халави.

«РФ Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга безнең форумга игътибар өчен рәхмәтемне белдерәм. Без бу чараны ел саен Икътисади үсеш министрлыгы потенциалын кулланып, тагы да масштаблырак итеп уздырырга килештек. Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеге — өстенлекле сорау», — диде Рөстәм Миңнеханов, форумны ачып. Ул аның РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан да өстен куелуын билгеләп узды. 

«Пандемия тоткарласа да, сез — безнең белән. Кемдер онлайн эшләячәк. Үзегезне саклагыз. Сәламәтлек иң мөһиме», — диде.

Россия икътисади үсеш министры Максим Решетников KazanSummit-2021 форумы 12 нче тапкыр узуын искәртте. Аны киңкүләм итеп оештырган өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

«Пандемиягә карамастан, күзгә-күз очрашабыз. Дөнья ничек үзгәрүе, яңа мөмкинлекләргә интеграция мөһимлеге, ислам илләре белән багланышлар турында сөйләшергә җыелдык. Россиядәге 20 млн мөселманның ихтыяҗлары ничек үзгәрә, яңа мәнфәгатьләргә җавап бирү ничек бара — болар барысы да мөһим сорау», — диде министр. 

«Форумның хәләл секторы бик зур алгарыш белән үсеш ала, ил эчендә зур потенциал белән үсә, бу экспорт, инвестицияләр, сәүдә, мода һәм башка мәсьәләләр ике көн эчендә нәтиҗәле сөйләшү булыр дип ышанам», — дигән теләген җиткерде Максим Решетников. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International