Депутат гражданнарны кабул итте

2021 елның 4 августы, чәршәмбе, 10:31

Узган атнада Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Николай Атласов республиканың кайбер муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә булды, анда гражданнарны кабул итте.

Өч көн дәвамында депутат Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә шәһәрләрендә һәм Актаныш, Мөслим, Сарман авылларында булды.

Республика халкы депутатка юлларда йөк ташуларны оештыру, территорияне төзекләндерү, пенсия белән тәэмин итү, экология, су кертү, биналарны һәм корылмаларны карап тоту мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте.

Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре депутат тарафыннан эшкә кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International