Алабугада Спас ярминкәсе ачылды

2021 елның 6 августы, җомга, 17:01

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсенең ачылу тантанасында катнашты. Кунаклар арасында Россия Дәүләт Думасының мәдәният буенча комитет рәисе Елена Ямпольская  да бар иде. Парламент башлыгы Алабуга һәр килүдә уңай үзгәрешләре белән сөендерә дип билгеләп үтте.

– Татарстанда яшәүче халыкларның иң яхшы традицияләре кадерләп сакланып, буыннан-буынга күчеп килә. 2008 елда барлыкка килгән күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Спас ярминкәсе Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә танылды. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Өч көн дәвамында бәйрәмне бөтен Россиядән 200 меңнән артык кеше карар дип көтелә, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуын искә алды. Аның фикеренчә, республикада яшәүче төрле халыкларның үз мәдәниятен, туган телләрен саклавы  үзара дуслыкны ныгытуга ярдәм итәчәк.

Әлеге бәйрәмгә Россиянең 142 шәһәреннән 521 декоратив-кулланма сәнгать остасы килгән. Шулай ук халыкка 407 сәүдә предприятиесе, 52 туклану ноктасы хезмәт күрсәтә.

Кунакларны район башлыгы Рөстәм Нуриев тә котлады һәм  әлеге вакыйганың шәһәр өчен бик әһәмиятле вакыйга булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, 14 ел дәвамында Спас ярминкәсе шәһәр брендына әйләнгән.

Ярминкәдә халык осталары урамында зәркән эшләнмәләре, милли киемнәр, агач эшләнмәләре һәм кулдан эшләнгән башка җиһазлар да сатыла. Шулай ук осталык дәресләре уздырыла. Алабуга музейларының эш сәгате бәйрәм көннәрендә кичке тугызга кадәр озайтылган. Ярминкә 8 августка кадәр дәвам итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International