Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанның мәгариф системасы илдә иң яхшыларның берсе булып тора"

2021 елның 13 августы, җомга, 19:51

13 августта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "100% Татарстан" Халыкара онлайн-форум кысаларында республика Милли китапханәсендә узган "Тормыш - иң яхшы укытучы" пленар дискуссиясендә катнашты. Мәгариф. Фән һәм технологияләр. Хезмәт базары». Форум Инвестицион үсеш агентлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыган.

Пленар дискуссияне ачып, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, чарада онлайн-режимда 11 чит илдән һәм Россиянең 49 төбәгеннән 16 меңнән артык белгеч, педагог, сәясәтчеләр, хакимият һәм бизнес вәкилләре катнашуы заманча таләпләргә җавап бирә торган кадрлар әзерләү системасын үстерү темасының актуальлеге турында сөйли.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы башында Татарстанның мәгариф, һөнәри юнәлеш бирү һәм яшь кешеләрне тормышка әзерләү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булуын искәртте. "Дөрес карарлар кабул итәрлек белемле кешеләрне әзерләү, заманча чакыруларга җавап бирү - бүген һәм иртәгә беренче дәрәҗәдәге бурычларның берсе, - дип билгеләде ул. - 2030 елга кадәр республиканың социаль-икътисадый үсеш стратегиясендә мәгариф системасын үстерүгә зур роль бирелә. Республикада күп санда югары уку йортлары, техникумнар, мәктәпләр һәм балалар мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшли, аларның матди-техник базасы тармак үсешенең заманча дәрәҗәсенә туры килә. Бүген мәгариф системасына барлык иҗтимагый өлкәләрне цифрлаштыру шартларында яңа таләпләр өстәлә. Без илнең иң алдынгы югары уку йортлары һәм технологик үзәкләре белән хезмәттәшлек итәбез, Иннополис төзедек, анда иң сәләтле кешеләрне җыйдык һәм әзерләндек.

Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстан вузларын тәмамлаучыларның 65 проценты республикада эшкә урнаша. "Бу аңлашыла да, чөнки төрле һөнәр белгечләре икътисадның һәм социаль инфраструктураның төрле тармакларында кирәк, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Нефть чыгару һәм эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, авиатөзелеш, корабльләр төзү, төзелеш, авыл хуҗалыгы югары квалификацияле кадрлардан башка эш итә алмый".

Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өчен укытучылар һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. "Хәзерге шартларда тормыш педагоглар алдына югары таләпләр һәм зур җаваплылык куя, - дип ассызыклады ул. - Безне укытучы һөнәренең абруе кимү, мәктәп эшендә тәрбия мәсьәләләренә игътибар җитмәү, белем бирү программаларының артык еш үзгәрүе, БДИ белем бирү системасының нәтиҗәлелеге һәм башка мәсьәләләр борчый. Барлык өлкәләр өчен җитәкчеләрне әзерләү, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәт өчен компетентлылык, конкурентлыкка сәләтлелек, карарлар кабул итә белү һәм республика җитәкчелеге тарафыннан куела торган бурычларны һәм максатларны төгәл аңлау кебек таләпләрне исәпкә алырга тиеш".

Пленар дискуссиядә шулай ук Дәүләт Советы депутаты, КФУ ректоры Илшат Гафуров, нейронаука һәм психолингвистика өлкәсендә танылган Россия галиме Татьяна Черниговская, Анатолий Вассерман, РФА академигы Алексей Семенов, «Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсында җиңүче Алмаз Хәмидулин һәм математика һәм информатика буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүче Антон Шатохин чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International