Тәтеш районының дәүләт программаларында катнашу нәтиҗәләре яхшы нәтиҗәләр бирә, дип саный республика парламенты җитәкчесе.

2021 елның 17 августы, сишәмбе, 17:11

Көннең икенче яртысында Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тәтеш районына сәфәр кылды.

Парламент җитәкчесе бу җирлекнең яшәеше һәм яңалыклары белән танышты.Парламент рәисе Бакырчы авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Күптән түгел бу авылда мәдәният йорты ачылган, чишмә төзекләндерелгән икән. Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, яңа ачылган корылма – түрәләр эшли торган урын гына түгел. «Биредә җирлекнең мөһим мәсьәләләре хәл ителәчәк», – диде ул.

Бакырчыда соңгы алты елда үзара салым программасы буенча 1 млн 673 мең сум акча җыелган, республика бюджеты финанславы нәтиҗәсендә сумма 8,3 млн сумга җиткән. Әлеге акчага мәктәп территориясе һәм чишмә, юллар, зират, Дан монументы төзекләндерелгән, шул җирлеккә караган Чуваш Чурапаны авылында балалар мәйданчыгы төзелгән.
Парламент җитәкчесе социаль мәсьәләләрне хәл итүдә авыл халкының активлашуын һәм җирле үзидарәләрнең роле үсүне билгеләп үтте.

– Республикада зур авылларда да, кечкенәләрендә дә халык ихтыяҗларына игътибар сизелә, федераль һәм республика программаларының нәтиҗәсе бар, – диде ул. – Сезнең авыл мисалында бу аеруча ачык күренә.

Районда парламент башлыгы кукуруз басуын карады, агросәнәгать комплексы продукциясе белән танышты, беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп букчалары тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International