Казанда Шакир Әхтәмов яшәгән йортка истәлек тактасы куелды

2021 елның 20 августы, җомга, 07:00

Казанда дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Шакир Әхтәмовның 120 еллыгы уңаеннан мемориаль такта ачтылар. Аны шәһәрнең Вахитов районындагы Николаев урамында, узган гасырның 50-80 нче елларында Шакир Әхтәмов яшәгән 5 нче йортта урнаштырдылар. Татарстанның Икътисад министрлыгы хәбәр иткәнчә, Шакир Әхтәмов ТАССРның икенче, өченче, дүртенче чакырылыш Югары Советы Президиумы Рәисе, Буа һәм Апас районнары райкомының беренче секретаре булып эшләгән, 1942 елда Зөя — Ульяновск участогында тимер юл төзелешен җитәкләгән.

Мемориаль такта ачылышында ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин һәм Шакир Әхмәтҗан улын оныклары катнашты.

Шакир Әхтәмовның якташы булган Ринат Гайзатуллин үзенең сәламләү сүзендә, бу кешенең исеме Бөек Ватан сугышы еллары белән аерылгысыз бәйләнгән, дип билгеләп үтте. Шакир Әхмәтҗановның җаваплылыгы һәм иҗади энергиясе аркасында кыска вакыт эчендә авыр сугыш вакытында тимер юл төзергә мөмкин булды, ул соңыннан совет гаскәрләрен корал белән тәэмин итте.

Шакир Әхмәтҗан улы үз хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары, “Хезмәттәге батырлыгы өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International