Фәрит Мөхәммәтшин Сергей Шойгуның сәнгать эшләре күргәзмәсе турында: «Аның матурлыкны күрә белүенә гаҗәпләнәм»

2021 елның 25 августы, чәршәмбе, 12:56

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар һәм республика парламенты аппараты хезмәткәрләре РФ Оборона министры, Рус географик җәмгыяте президенты Сергей Шойгуның Казан Кремлендә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә узучы иҗат эшләре күргәзмәсендә булдылар.

Күргәзмәдә 100 әсәр тәкъдим ителгән (83 картина һәм агачтан 17 декоратив эшләнмәләр). Күргәзмә казанлылар һәм башкала кунаклары арасында зур популярлык казанган, көн саен анда 400 гә якын кеше йөри. Эш төрле техникаларда язылган: карандаш, тушь, күмер, акварель, май. Сергей Шойгу сәфәргә чыккан чакларында күп кенә караламалар ясаган. Күргәзмәне оештыручылар билгеләп үткәнчә, Сергей Шойгуны студент чапктан ук иҗатка тартылган беренче эскизлар экспедицияләр вакытында ук ясалган. "Һәр вакыт, эшемне  тәмамлагач, үз-үземә "Нинди матур безнең илебез!", - дип әйтеп куям, дип характерлый автор үзенең иҗади фикерләвен.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда алган тәэсирләре белән уртаклашты. "Талантлы кеше бөтен нәрсәдә талантлы, - диде республика парламенты башлыгы, - Сергей Кужугетович - үз эшенең профессионалы, бик тәвәккәл (оборона министры башкача була да алмый инде) һәм иҗади кеше. Аның гадәти әйберләрдә, әйләнә-тирәдә матурлыкны күрә белүенә гаҗәпләнәм". 

“Сергей Шойгу – зур шәхес, хәрби җитәкче. Әмма бүген без Сергей Кужугетовичны бөтенләй башкан яктан күрдек: ул үз Ватанына, табигатькә гашыйк булган, романтик кеше. Аның хезмәт сөючәнлеге, матурлыкны күреп соклана белүе игътибарны җәлеп итә. Монда килеп, күргәзмәне күрергә киңәш итәм”, – диде депутат Римма Ратникова.

“Тормыш хакына иҗат” күргәзмәсендәге экспонатларның бер өлеше аукционда сатылачак, ул Мәскәүдә узачак, ә җыелган акчалар авыруларга ярдәм итү өчен тотылачак. Мондый аукцион быелның маенда узды инде. Җыелган акча авыру балаларга ярдәм итүче хәйрия фондына юлланды. Аныд бер өлешен 23 балага дару алу һәм тернәкләнү узу өчен тотылган. Араларында Казан балалары да бар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International