Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырыш үткәрде

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе, 14:05

14 сентябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру турындагы законнарны гамәлгә ашыру турындагы контроль мәсьәләне һәм кайбер закон проектларын карады. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ТР Югары суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский тәкъдиме буенча, депутатлар ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга һәм ТР җәмәгать судьялары вазифаларын башкаруга кандидатуралар карадылар. Комитет Дәүләт Советына өч елга җәмәгать судьялары итеп Алмаз Ягъфәровны (Әлмәт суд районының 4 нче суд участогына) һәм Сабина Иксанованы (Чаллы шәһәренең 1 нче суд участогына) сайларга, вәкаләтләр срогын чикләмичә - Шамил Кадыйровны (Әлмәт суд районының 7 нче суд участогына) һәм Яшел Үзән суд районының 3 нче суд участогына Динар Сагадеевны сайларга, шулай ук җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга җәмәгать судьясы Эльза Сәхаповага (Казан шәһәренең Вахитов суд районының 3 нче суд участогына) һәм Газинур Әхәтовка (Чистай суд районының 1 нче суд участогына) йөкләргә тәкъдим итте.

Парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров Дәүләт Советы квотасы буенча ТР Иҗтимагый палатасы составына кандидатуралар тәкъдим итте. Депутатлар тәкъдим ителгән материалларны карадылар һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы составына Роза Богоутдинованы кандидатурасын ("Татарсан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәтеннән), Юлия Карееваны (Татарстан Республикасы яшь галимнәренең һәм белгечләренең региональ яшьләр иҗтимагый хәрәкәтеннән) һәм Владимир Козонковны ("Император  Православие Палестина җәмгыяте" Халыкара иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлегеннән) тәкъдим итү хокуклыгын расладылар.

«Административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнарына бирү һәм оештыру турында һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү турында Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру турында» контроль мәсьәләсе буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов чыгыш ясады. Ул бу юнәлештә кануннарның үтәлешен анализлады һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан административ комиссияләр эшендә җитешсезлекләр ачыкланган кайбер муниципаль районнарны билгеләп үтте. Мәгълүмат буенча фикер алышуда катнашкан Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин, депутатлар Игорь Бикеев һәм Илдар Шамилов җирле үзидарә органнарына күрсәтелгән вәкаләтләр бирүнең нәтиҗәлелеге һәм аларны контрольдә тоту системасы мөмкинлекләре белән кызыксынды.

Мәгълүмат исәпкә алынды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International