Депутатлар балаларның җәйге ялын оештыру турында мәгълүмат тыңладылар

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе, 15:13

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының җәйге сәламәтләндерү кампаниясе йомгаклары турындагы мәгълүматын тыңладылар һәм игътибарга алдылар. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.

ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков хәбәр иткәнчә, быел республикада 156,5 меңнән артык бала җәйге ялда булган. Татарстан балалары 859 мәктәп яны лагеренда, 613 хезмәт һәм ял лагеренда, 122 стационар лагерьда, 42 палаткалы лагерьда, 12 санаторий-курорт лагеренда һәм Кара диңгез яр буйларының 7 лагеренда ял иткәннәр. Палаталы лагерьлар республиканың 42 муниципаль районында оештырылган.

Җәйге сәламәтләндерү компаниясен финанслауга 1,6 млрд сум акча бүлеп бирелгән һәм кулланылган, шул исәптән республика бюджетыннан - 1,3 млрд сум.

Ринат Садыйков шулай ук республикада 2021 елда балаларның җәйге ялы өчен кэшбэк федераль программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Туризм буенча федераль агентлык тәкъдим иткән программа балаларының җәйге лагерьларда ялы өчен 2021 елның 25 маеннан 31 августына кадәр түләгән ата-аналарга юллама бәясенең 50 процентын кире кайтару хокукы бирә. Шул ук вакытта, министр урынбасары сүзләренә караганда, юлламалар сатып алу чоры өлешендә программага күп сораулар булган. Билгеләнгән срокка кадәр балалар лагерьларына юлламалар сатып алган һәм программадан читтә калган гражданнардан министрлыкка бик күп мөрәҗәгатьләр килгән. Шуңа күрә киләсе елда федераль агентлык узган сезонның тәкъдимнәрен исәпкә алыр, дип ышаныч белдерде министр урынбасары.

Мәсьәлә турында фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, депутат Рөстәм Мөхәммәдиев һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

Аерым алганда, Татьяна Ларионова балаларны савыктыру лагерьларын реновацияләү перспективалары белән кызыксынды. Аның соравына Ринат Садыйков республикада якындагы ике елга күпсанлы лагерьларны ремонтлау, үзгәртеп оештыру һәм реновацияләү планнары турында сөйләде.

Рөстәм Мөхәммәдиев узган сезонда 75 процент тәшкил иткән лагерьларның тулылануын арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. "Роспотребнадзор органнарының барлык таләпләре бөтен җирдә дә үтәлә, балаларның куркынычсыз ялын оештыру иң югары дәрәҗәдә", - дип дәлилләде ул үз тәкъдимен.

Сәрия Сабурская, башка балалар белән беррәттән, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга җәйге ял итү өчен шартлар тудыру зарурилыгы турында сөйләде.

Комитет министрлык мәгълүматын игътибарга алды.

Аннары депутатлар "ТР Гаилә кодексының 8 статьясына үзгәреш кертү турында" ТР законы проектын хупладылар һәм аны Дәүләт Советына беренче һәм өченче укуларда кабул итү өчен тәкъдим иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International