Кайбер оешмалар өчен мөлкәткә салым буенча ташламалы ставкаларның гамәле тагын 2 елга озайтылачак

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе, 10:33

Бүген Бюджет һәм финанс комитеты утырышында республика бюджетының быелның беренче яртыеллыгында үтәлеше турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар оешмалар мөлкәтенә салым һәм транспорт салымы турында республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектларын карадылар, Комитетның эшенең планын расладылар.

Комитет утырышы алдыннан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Дәүләт Советы депутаты, «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегуловка, регионга коронавирус инфекциясе белән авыручыларны дәвалау барышында кислород белән тәэмин иткән өчен Пенза өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең Рәхмәтен тапшырды.

Утырыш көн тәртибенең төп мәсьәләсе 2021 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше турындагы карар булды. Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Алексей Шишкин билгеләп үткәнчә, быелның беренче яртыеллыгында консолидацияләнгән бюджетка 149,3 млрд. сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән (еллык планның 55%ы). Бу чорда республика бюджетына 125,5 млрд. сум күчерелгән (еллык планга карата 55%). "2020 елның шул ук чорына карата салым керемнәре тотрыкланды, бюджет үтәлеше темплары яхшырды, - дип сүзен йомгаклады Алексей Шишкин, - әгәр узган ел без кредитлар алырга мәҗбүр булсак, хәзер андый ихтыяҗ юк".

Финанс министры урынбасары республика бюджетының салым керемнәренә җентекләп тукталды. Табышка салым 54,6 млрд. сум җыелган (планлы рәвештә 77 млрд. сум билгеләнгән булса, үтәлеше 71% тәшкил иткән).

Акцизлар, физик затлар керемнәренә салым, транспорт һәм мөлкәт салымнары, Алексей Шишкин әйтүенчә, шулай ук "тотрыклы уза". Салым булмаган керемнәр суммасы 3 млрд. сум тәшкил иткән (планнан беркадәр калышу бар). Федераль бюджеттан беренче яртыеллыкта 21 млрд. сум кергән.

Чыгымнарга килгәндә, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта кергән керемнәр хезмәт хакын тулысынча түләргә һәм, инвестиция характерындагы чыгымнарны да кертеп, тиешле күләмдә финансларга мөмкинлек биргән. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр ярты еллыкны срогы чыккан кредиторлык бурычыннан башка төгәлләгәннәр.

Финанс министры урынбасары бүген 2021 елның 8 аенда бюджет үтәлешенең беренче нәтиҗәләрен дә әйтте. Салым һәм салым булмаган керемнәр консолидацияләнгән бюджетка 209,3 млрд. сум күләмендә, республика бюджетына - 176,4 млрд. сум күләмендә кергән. Министр урынбасары сүзләренә караганда, планлаштырылган чыгымнар тулы күләмдә финанслана.

Республика бюджетын үтәү буенча фикер алышканда парламентарийлар Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлешенә йомгак ясыйлар. Фонд директоры урынбасары Марина Мөхәммәтҗанова билгеләп үткәнчә, быелның беренче яртыеллыгында Фондның керем өлеше 30,4 млн. сум тәшкил иткән. Чыгымнар - 28,4 млн. сум.

Бүген Комитет утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Бюджетлар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга тәңгәлләштерү  белән бәйле.  Федераль закон белән салым чоры йомгаклары буенча барлык Россия территориясендә оешмалар мөлкәтенә салым түләү срогы бердәм билгеләнгән - узган салым чорыннан соң килүче елның 1 мартыннан да соңга калмыйча, аванс түләүләре - узган хисап чорыннан соң килүче айның соңгы саныннан соңга калмыйча. Моннан тыш, 2022 һәм 2023 елларга оешмалар мөлкәтенә салым буенча гомуми файдаланудагы тимер юлларга карата 1,6% күләмендә ташламалы салым ставкасы озайтыла.

Транспорт салымы турында республика законына үзгәрешләр кертү шулай ук аны федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. "Федераль закон белән транспорт салымы буенча салым ташламалары өчен нигезләр билгеләргә генә түгел, ә аларны куллану нигезләрен һәм тәртибен дә билгели торган төбәкләрнең вәкаләтләре төгәлләштерелде", - дип аңлатты Леонид Якунин. Закон проекты шундый ук үзгәрешләрне «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына кертә.

Якын арада парламент утырышында республика муниципаль учреждениеләрендә мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативлары расланачак. Профильле комитет әгъзалары бу нисбәттән профильле министрлыкның тәкъдимен хуплады һәм финанслау күләмен арттыру ягына төзәтмәләр кертте.  Республика Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, киләсе елда узган ел билгеләнгән нормативларны 5%лы индексацияләү каралган. Моннан тыш, укучыларның саны 17,8 меңгә арткан. Министр урынбасары әйтүенчә, "демографик фактор" шулай ук закон проектларында исәпкә алынган.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International