Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына юллама белән 8 октябрьдә мөрәҗәгать итәчәк

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе, 13:53

Бүген Дәүләт Советында парламент Президиумы утырышы узды, анда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының берьюлы ике утырышын чакыру турында карар кабул ителде. Парламентның көзге сессиясе 23 сентябрьдә чираттагы, егерме дүртенче утырыш белән ачылачак. Егерме бишенче утырыш, аның кысаларында Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык юлламасын игълан итәчәк, 8 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, егерме дүртенче утырышның көн тәртибенә 26 мәсьәлә кертелә, шул исәптән Татарстан законнарының 19 проекты һәм ике федераль закон проекты.

Беренче укылышка Җир һәм Гаилә кодексына, Административ хокук бозулар турында ТР кодексына, шулай ук җирле үзидарә турында республика законнарына, оешмалар мөлкәтенә салым, транспорт салымы турында, дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында, авария-коткару хезмәтләре турында, дөнья судьялары турында, вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында, мәгариф һәм башкалар хакында үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән.

2022 елга республика бюджетын әзерләүгә бәйле рәвештә киләсе елга мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты каралачак. Киләсе елда узган ел билгеләнгән нормативларны 5%лы индексацияләү каралган. Моннан тыш, укучыларның саны 17,8 меңгә арткан, һәм бу "демографик фактор" шулай ук закон проектларында исәпкә алынган.

Егерме дүртенче утырышта Дәүләт Советының Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга Ана (гаилә) капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында мөрәҗәгате каралачак. Мөрәҗәгать социаль ипотека программасында катнашучыларга аларның торак шартларын яхшыртуга хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү кирәклеге белән аңлатыла. Россия Хөкүмәтенең 2007 елның 12 декабрендәге карары белән расланган Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелү аркасында (документ торак кооперативлары өчен җир кишәрлекләренә теркәлгән хокукларның булуы турындагы мәҗбүри таләп белән тулыландырылды), соципотека программасында катнашучылар ипотека кредитын каплауга ана капиталы акчаларын җибәрә алмыйлар. Бу Татарстанның 4 мең гаиләсенә кагыла.

Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә Иннополис шәһәре территориясендә югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим билгеләү мөмкинлеге мәсьәләсе буенча республиканың закон чыгару органы позициясен билгеләргә кирәк булачак.

Дәүләт Советының 8 октябрьдә узачак 25 нче утырышы көн тәртибендә бер генә сорау - "Татарстан Республикасы Президентының республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасы". Президент юлламасы җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяту сәбәпле, Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан турыдан-туры теле- һәм радиотрансляция турында карар кабул ителде.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International