КПРФ фракциясе утырышы

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:09

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның егерме дүртенче утырышының көн тәртибе мәсьәләләре һәм фракциянең якындагы айларга эш планы турында фикер алышты.

Хафиз Миргалимов тәкъдиме буенча, КПРФ фракциясе әгъзалары Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы көн тәртибендәге күпчелек сорауларны хуплап тавыш бирергә карар кылдылар.

РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларның беренчел нәтиҗәләрен анализлап, Хафиз Миргалимов фракция әгъзаларының эшен уңай бәяләде. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, сайлаулар КПРФтан күзәтүчеләр җитмәвен күрсәтте.

Депутат-коммунистлар шулай ук якындагы айларда фракциянең эш планына берничә пункт өстәделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International