Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы ачылды

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:21

Бүген иртәнге сәгать 10да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы ачылды.

Президиум карары нигезендә, егерме дүртенче утырышның көн тәртибенә 26 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән республиканың 19 закон проекты һәм ике федераль закон проекты.

Беренче укылышка Җир һәм Гаилә кодексына, Административ хокук бозулар турында ТР кодексына, шулай ук җирле үзидарә турында республика законнарына, оешмалар мөлкәтенә салым, транспорт салымы турында, дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында, авария-коткару хезмәтләре турында, дөнья судьялары турында, вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында, мәгариф һәм башкалар хакында үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнгән.

2022 елга республика бюджетын әзерләүгә бәйле рәвештә киләсе елга мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проекты каралачак. Киләсе елда узган ел билгеләнгән нормативларны 5%лы индексацияләү каралган. Моннан тыш, укучыларның саны 17,8 меңгә арткан, һәм бу "демографик фактор" шулай ук закон проектларында исәпкә алынган.

Егерме дүртенче утырышта Дәүләт Советының Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга Ана (гаилә) капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында мөрәҗәгате каралачак. Мөрәҗәгать социаль ипотека программасында катнашучыларга аларның торак шартларын яхшыртуга хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү кирәклеге белән аңлатыла. Россия Хөкүмәтенең 2007 елның 12 декабрендәге карары белән расланган Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелү аркасында (документ торак кооперативлары өчен җир кишәрлекләренә теркәлгән хокукларның булуы турындагы мәҗбүри таләп белән тулыландырылды), соципотека программасында катнашучылар ипотека кредитын каплауга ана капиталы акчаларын җибәрә алмыйлар. Бу Татарстанның 4 мең гаиләсенә кагыла.

Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә Иннополис шәһәре территориясендә югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим билгеләү мөмкинлеге мәсьәләсе буенча республиканың закон чыгару органы позициясен билгеләргә кирәк булачак.

Кайбер профиль комитетлары рәисләре көн тәртибенә яңа мәсьәләләрне кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышының көн тәртибе киңәйде һәм 36 мәсьәлә кертеп расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару турында.

3. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзаларын раслау турында.

4. Татарстан Республикасы Иннополис шәһәре территориясендә югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим урнаштыру мөмкинлеге турында.

5. Торак шартларын яхшыртуга ана (гаилә) капиталы акчаларын (акчаларның өлешен) җибәрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү кирәклеге турында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мөрәҗәгате хакында.

6. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 15 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 210-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм  Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында» 229-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 228-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. «2022 елга Татарстан Республикасында хезмәт базары үзенчәлекләрен чагылдыра торган региональ коэффициентны билгеләү турында»
230-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Россия Федерациясе субъектлары бюджетлары счетларында калган акчаларны тулыландыруга бюджет кредитларын каплау өчен федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредиты бирү турында 2020 елның 14 декабрендәге 01-01-06/06-1022 номерлы килешүгә 2021 елның 1 июлендәге 1 номерлы өстәмә килешүне раслау хакында» 
222-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 212-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында»  213-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының факттагы йогынтысын бәяләүне уздыру һәм аларга экспертиза ясау тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 223-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 14. «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законының 61 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»  211-6 номерлы Татарстан  Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 15. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 220-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

 16. «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яисә) күчемсез мөлкәтнең бүтән объектларын өлешле төзү өлкәсендә, шулай ук торак-төзелеш кооперативларының күпфатирлы йортларны төзүгә бәйле эшчәнлеген дәүләт тарафыннан тикшереп торуны (күзәтчелек итүне) гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 227-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 217-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында»  214-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

19. «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 233-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 20. «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 218-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

21. «Халыкның санитария-эпидемиология иминлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 221-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

22. «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 207-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

23. «Татарстан Республикасы һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 219-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

24. «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында» Татарстан  Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 215-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

25. «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 8 статьясына үзгәреш кертү турында» 226-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

26. «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 200-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

27.  «Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 45 статьясына һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 14 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 216-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

28. «2022 елга Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында»
224-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

29. «2022 елга Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра торган муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 225-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

30. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым комитетлары составындагы  үзгәрешләр турында.

31. «Янгын куркынычсызлыгы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1219893-7 номерлы федераль закон проекты турында (янгыннан саклау бүлекчәләренең эшчәнлеген камилләштерү өлешендә).

32. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1221704-7 номерлы федераль закон проекты турында (Кодекс нигезләмәсен кыйммәтле металлар һәм асылташлар турында Россия Федерациясе законнарына туры китерү өлешендә).

33. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1216032-7 номерлы федераль закон проекты турында (хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә законнарны бозган өчен җаваплылык билгеләү өлешендә).

34. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1246341-7 номерлы федераль закон проекты турында (Россия Федерациясе эчке диңгез суларында һәм территориаль диңгезендә, шулай ук Россия Федерациясенең аерым икътисадый зонасында пычрата торган матдәләргә карата суднодан суднога төяү-бушату операцияләрен башкару кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык билгеләү максатларында).

35.«Россия Федерациясе Салым кодексының  икенче өлешендәге 165 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 1237255-7 номерлы федераль закон проекты хакында (өстәмә бәягә салымның 0 процент күләмендәге ставкасын документаль раслау тәртибен гадиләштерү өлешендә).

36.Төрлесеннән.

 

 

 

                        

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International