Иннополис цифрлы инновацияләр өлкәсендә хокукый чикләүләрсез беренче территория булырга мөмкин

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:45

Дәүләт Советы Иннополис шәһәре территориясендә югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим урнаштыруны мөмкин дип саный. Республика Хөкүмәте парламентка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.

Сүз Иннополис базасында эксперименталь мәйданчык формалаштыру, югары технологияле транспорт өлкәсендә яңа технологияләр кертү өчен барлык хокукый чикләүләрне бетерү турында бара. Россия Хөкүмәте тарафыннан әлеге карар кабул ителгән очракта, Иннополис Россиядә һәм Европа күләмендә  цифрлы инновацияләр өлкәсендә хокукый чикләүләрсез беренче мәйдан булырга мөмкин.

«Татарстан Республикасы–  2018 елның декабреннән башлап үз территориясендә югары автоматлаштырылган транспорт чараларын сынау буенча эксперимент уздырыла торган беренче төбәкләрнең берсе, мондый транспорт чараларын йөртү өчен сынау зонасы Иннополис шәһәре булды, - дип искәртте Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Алдександр Тыгин, - хәзерге вакытта Иннополис территориясендә Яндекс компаниясенең 8 пилотсыз автомобиль йөри. Тәҗрибә вакытында такси режимында 21 меңнән артык автоном сәфәр кылынган. Автономияле такси катнашында юл-транспорт һәлакәте фактлары теркәлмәгән ".

Әлеге экспериментны үткәрү срогы 2022 елның 1 мартында тәмамлана. Быелның гыйнварында цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режимнар турында федераль закон үз көченә керде, ул махсус җайга салу кысаларында инновацион технологияләрне тестлауның яңа механизмын кертте. "Башка сүзләр белән әйткәндә, гомуми гамәлдәге нормалар цифрлы инновацияләрне куллануны кыенлаштырган яки мөмкин булмаган очракларда махсус нормалар куллану каралган, - дип аңлатты Александр Тыгин, - сүз кагыйдәләрсез территорияләрне билгеләү турында бармый. Киресенчә, федераль Хөкүмәт тарафыннан раслана торган эксперименталь хокукый режим программасы белән билгеләнергә тиешле махсус кагыйдәләр кулланылачак".

Федераль закон раслаганча, эксперименталь режимнарны берничә өлкәдә, шул исәптән медицинада, авыл хуҗалыгында, финанс базарларында, сәүдә, төзелеш, транспорт, шул исәптән автономияле транспорт чараларында урнаштыру мөмкин.

"Эксперименталь хокукый режимнарны билгеләү механизмы федераль башкарма хакимият органы адресына инициатив тәкъдимнәр булуны күздә тота, - дип сөйләде профильле комитет башлыгы, - шундый орган булып Россия Икътисади үсеш министрлыгы тора,  аңа Яндекс компаниясе тарафыннан Иннополис шәһәре территориясендә автоном транспортны эксплуатацияләү буенча эксперименталь хокукый режим кертү турындагы инициатива кертелгән".

Аны эксперименталь хокукый режимны билгеләү турындагы карар Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Программа рәвешендә кабул ителә, анда шартлар, эш срогы (1 елга озайту мөмкинлеге белән 3 ел) һәм махсус режим билгеләнә торган территория (төбәк яисә шәһәр) билгеләнә. Субъектның югары башкарма органы өчен, закон чыгару органы позициясен исәпкә алып, аның территориясендә мондый режимны билгеләү мөмкинлеге яисә мөмкинлеге булмау турында бәяләмә әзерләү кирәклеге турында таләп куелган.

Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт Советына Яндекс компаниясенең инициативалы тәкъдиме буенча республика Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдиновның Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланган мөрәҗәгате килде.

Әлеге инициатива, Иннополиста автономияле таксиларны тестлауның өч еллык тәҗрибәсе булуны исәпкә алып, шулай ук Комитет тарафыннан хупланган.

«Татарстан - Россиядә мондый карарны кабул итүче беренче төбәк, - дип басым ясады Александр Тыгин, - Иннополис базасында эксперименталь мәйданчык формалаштыру автоном транспортның эшкә сәләтлелеге чикләрен киңәйтергә һәм транспорт комплексында цифрлы сервисларны масштаблы кертү өчен алшартлар тудырыр, дип өметләнәбез».

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International