Дәүләт Советы депутатлары ана капиталын гамәлгә ашыру буенча социаль ипотека программасында катнашучыларның хокукларын торгызырга ниятли

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:49

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать итте. 

Сүз Россия Хөкүмәтенең 2007 елның 12 декабрендәге карары белән расланган ана капиталын куллану механизмы язылган Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелгәннән соң барлыкка килгән кыенлыклар белән очрашкан социаль ипотека программасында катнашучы балалы гаиләләр турында бара.

Депутат Марат Нуриев билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советының Россия Хөкүмәте адресына мөрәҗәгате Дәүләт торак фонды белән берлектә әзерләнгән. "Федераль Хөкүмәткә мөрәҗәгать итү өчен, торак шартларын яхшырту максатларына ана капиталы чараларын гамәлгә ашыруга бәйле социаль ипотека программасында катнашучы гражданнар - социаль ипотека программасында катнашучылар тарафыннан күтәрелүче мәсьәләләр сәбәп булды, - дип аңлатты депутат, - 2020 елның октябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Ана капиталы чараларын куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, алар торак кооперативлары өчен җир кишәрлекләренә теркәлгән хокуклар булу турындагы таләпләрне күздә тота".

Мондый үзгәрешләр ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының ташламалы нигезләмәләрдә гражданнарны торак белән тәэмин итү схемасы куелган таләпләргә туры килми. Нәтиҗә буларак, балалары булган гражданнар ана капиталы акчаларын социаль ипотека программасы кысаларында сатып алына торган торакка түләү исәбенә файдалану мөмкинлегеннән мәхрүм калганнар. «Мондый алым дәүләт ярдәме чараларын алучыларның тиешле категорияләре арасында мәнфәгатьләр балансын боза», - дип саный Марат Нуриев.

Социаль ипотека программасы республикада 2005 елдан бирле гамәлгә ашырыла. "Бу чорда ул үзенең социаль яктан әһәмиятле булуын күрсәтте, торак белән тәэмин ителгән Татарстан гаиләләренең саны моңа ачык мисал булып тора, алар 170 меңнән артыграк. Әлеге программада катнашучы 12 мең гаилә 11 млрд. сумлык федераль һәм республика ярдәме чараларын алды, - дип сөйләде депутат, - әлеге программа буенча торак шартларын яхшыртуга исәпкә 12 мең гаилә тора. Программада катнашучы 4 меңнән артык гаилә Ана капиталын алучылар булып тора».

«Социаль ипотека программасында катнашучыларның торак сатып алу өчен ана капиталы чараларын куллануга хокукын федераль Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү юлы белән генә саклап калырга мөмкин, - дип йомгаклады Марат Нуриев, - бу максатларда Дәүләт Советының Хөкүмәт рәисе исеменә мөрәҗәгать проекты әзерләнгән, ул Кагыйдәдән торак кооперативлары өчен җир кишәрлекләренә теркәлгән хокуклар булу турындагы таләпне төшереп калдырырга тәкъдим ителә, алар белән шартнамәләрдә гарант буларак Россия Федерациясе субъекты төзегән махсуслаштырылган оешмалар чыгыш ясый».

Якын араларда Мөрәҗәгать Россия Хөкүмәте рәисенә җибәреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International