Дәүләт Советы Иҗтимагый палатаның яңа әгъзаларын раслады

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 11:04

Агымдагы елның июнендә ТР Иҗтимагый палатасының Дәүләт Советы квотасы буенча расланган өч кешенең вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, парламентның егерме дүртенче утырышында палатаның яңа әгъзаларын раслау турындагы мәсьәлә каралды.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров комитет утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы составына "Татарстан - яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте, Татарстан Республикасы яшь галимнәренең һәм белгечләренең төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте һәм "Император  Православие Палестина җәмгыяте" Халыкара иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар каралуын хәбәр итте.

Тәкъдим ителгән кандидатураларны карап, Дәүләт Советы ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары итеп "ТР Муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясе рәисе киңәшчесе Владимир Козонковны ("Император Православие Җәмгыяте" МОО дан), Казан милли тикшеренү технология университеты профессоры Роза Богоудинованы ("Татарстан - яңа гасыр" РОДсыннан) һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Юлия Карееваны (ТР яшь галимнәр һәм белгечләре РМОД исеменнән) раслады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International