Җайга салу йогынтысы бәяләнергә тиешле норматив хокукый актлар проектлары исемлеге киңәйтелә

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 11:26

Бүген Дәүләт Советы утырышында җайга салу йогынтысы бәяләнергә тиешле норматив хокукый актлар проектлары исемлеген киңәйтүне күздә тоткан закон проекты каралды. Парламентның профильле комитеты тәкъдиме буенча, «Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының факттагы йогынтысын бәяләүне уздыру һәм аларга экспертиза ясау тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфыйгуллин хәбәр иткәнчә, закон проекты  «Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының факттагы йогынтысын бәяләүне уздыру һәм аларга экспертиза ясау тәртибе турында» республика законын федераль законнарга туры китерү максатларында әзерләнгән.

 «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә  Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында»  Федераль закон нигезендә   «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең  закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын  оештыруның  гомуми принциплары турында»
1999 елның 6 октябрендәге 184-ФЗ номерлы Федераль законның Россия Федерациясе субъектлары норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру, Россия Федерациясе субъектлары норматив хокукый актларына экспертиза ясау шартларын һәм тәртибен билгели торган 263-3 статьясына үзгәрешләр кертелгән.

Үзгәрешләр нигезендә җайга салу йогынтысын бәяләү уздырылырга тиешле Россия Федерациясе субъектлары норматив хокукый актлары проектлары исемлеге киңәйтелгән. Аерым алганда, әлеге исемлеккә дәүләт контроле (күзәтчелеге), административ җаваплылыкка  тарту, лицензияләр һәм башка рөхсәтләр бирү, аккредитацияләү, продукциянең тәңгәллеген бәяләү, бәяләүләрнең һәм экспертизаларның башка рәвешләре кысаларында үтәлеше бәяләнә торган эшкуарлык эшчәнлеген һәм башка икътисадый эшчәнлекне башкаруга бәйле мәҗбүри таләпләрнең (алга таба – мәҗбүри таләпләр) яңаларын билгеләүче, Россия Федерациясе субъектлары норматив хокукый актларында элек каралганнарын үзгәртүче яисә юкка чыгаручы норматив хокукый актлар проектлары кертелгән.

Татарстан Республикасы Законына төгәлләштерә торган үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International