Җир кодексына үзгәрешләр кертелә

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 11:36

 Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Аерым алганда, федераль закон чыгаручы сулыкларда су асты корылмалары төзегән буаларда аквакультура (балыкчылык) оештыру, шулай ук балык хуҗалыгы мелиорациясе үткәрү белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга салу өлешендә берничә үзгәреш керткән. РФ Җир кодексы маддәләре су объектлары тулысынча авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр яки башка категорияләрдәге җирләр чикләрендә булса, мондый җирләр су фонды җирләренә карамый дигән нигезләмә белән тулыландырылды. Республика законы проекты белән әлеге үзгәрешләрне ТР Җир кодексында чагылдырырга тәкъдим ителә.

Шулай ук закон проектында федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр исәпкә алынган, алар нигезендә крестьян (фермер) хуҗалыгы тарафыннан үз эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен файдаланыла торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр составыннан җир кишәрлегендә торак йорт төзү, реконструкцияләү һәм эксплуатацияләү рөхсәт ителә. 

Закон проекты ТР Президентына имзалануга юнәлтелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International