Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 11:58

 Бүген Дәүләт Советы утырышында вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә әзерләнгән. Депутат Айдар Шәмсетдинов билгеләп үткәнчә, әлеге закон проекты белән дини белем бирү оешмаларына чит ил мәгариф оешмаларында белем алган руханилар өчен аттестация үткәрү һәм өстәмә һөнәри программалар гамәлгә ашыру хокукы бирелә.

«Чит ил оешмаларында белем алган һәм беренче тапкыр дини хезмәткә, Россия Федерациясе территориясендә укыту эшчәнлеген гамәлгә ашыруга керешкән руханилар мондый эшчәнлек башланганчы Россиядә теркәлгән үзәкләштерелгән дини оешмада аттестация узалар, - дип ассызыклады ул, - дини төркемендә торучыларны экстремистик эшчәнлеккә һәм террорчылыкны финанслауга юнәлтелгән эшчәнлеккә җәлеп итүне булдырмау  максатыннан,  аерым затлар өчен дини төркем җитәкчесе, анда катнашучы булу тыела, элегрәк шундый ук тыюлар дини оешмалар өчен билгеләнгән иде».

Шулай ук Россия Юстиция министрлыгының территориаль органына дини төркем эшчәнлеген дәвам итү турында мәгълүмат ел саен бирелергә тиеш .

Закон проектын парламентта караганчы документ тексты Дәүләт Советының рәсми сайтында, шулай ук җәмәгать фикер алышуы өчен «Ачык Татарстан» мәгълүмат порталында урнаштырылган иде. Айдар Шәмсетдинов әйүенчә, теләк-тәкъдимнәр булмаган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International