Яңа сайланган депутатлар Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше һәм Социаль сәясәт комитеты составына керәчәк

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:22

17-19 сентябрьдә Азино һәм Студентлар сайлау округлары буенча Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар узды. «Казан шәһәре ЖИК» компанияләр төркеме генераль директоры Эмиль Хөснетдинов һәм «ТАНЕКО» АҖ беренчел профсоюз оешмасы рәисе Ренат Сибгатуллин Дәүләт Советы депутатлары итеп сайланды.

Яңа сайланган парламентарийлар кайсы профиль комитетларында эшләячәген билгеләделәр инде. Эмиль Хөснетдинов Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзасы булды. Ренат Сибгатуллин социаль сәясәт комитеты составына керде.

Бу нисбәттән тиешле карар бүген парламент утырышында кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International