Округларда депутатлар атнасы

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе, 10:15

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." проекты кысаларында ветераннар белән очраштылар, "Кече Ватан мәдәнияте" проектының яңа этабына старт бирделәр, шулай ук гражданнарны кабул иттеләр.

Бу көннәрдә Казанда депутатлар һәм Җиңү волонтерлары "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый..." социаль-гуманитар проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары янына баралар. «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе тарафыннан оештырылган әлеге проект Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары турында хәтерне саклауга юнәлтелгән.

24 сентябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Бөек Ватан сугышы ветераны, Курск дугасында сугышларда катнашучы София Яковлевна Порсева белән очрашты. София Порсева 1941-1945 елларда 307 нче укчы дивизия радисты булган. Сугыштан соң 30 ел Казан ГИДУВында эшләгән.

Депутат ветеран белән аралашты һәм аңа "Сугышның хатын-кыз йөзле була алмый..." китабын тапшырды.  "Бу китапта канкойгыч сугыш,  сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызу турында дөреслекне белү һәм хәтерләү, Җиңү бәясен онытмау өчен сугышта катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең әйткән сүзе, аларның истәлекләре, хикәяләре теркәлгән. Без һәр хатын-кыз ветеранга хөрмәт күрсәтергә, алар белән очрашып сөйләшергә һәм шәхсән китап тапшырырга булдык», - диде Лилия Маврина.

24 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова дистанцион режимда Чирмешән районыннан гражданнарны кабул итте. Депутатка мәгариф мәсьәләләре буенча 2 кеше мөрәҗәгать итте. Аларга гамәлдәге законнар мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде. Язма рәвештә дә җаваплар әзерләнәчәк. "Пандемия шартларында мин беркетелгән сайлау округларында очрашуларны ай саен онлайн режимда уздыра башладым, - диде Людмила Рыбакова, - һәр айның соңгы җомгасында "Бердәм Россия" партиясенең Чирмешән җирле бүлегендә кабул итәм. Районда булганда да халык белән очрашабыз, кабул итүләр очрашып сөйләшү рәвешендә була».

Татарстанда «Кече Ватан мәдәнияте» проектының яңа этабына старт бирелде. Пәнҗешәмбе көнне, 23 сентябрьдә Зеленодольск театрында «Башмаклар» спектакленең, ә 24 сентябрьдә Казан «Әкият» курчак театрында «Алиса в стране чудес» спектакленең премьерасы булды.

"Безне бай театр сезоны көтә, театрлар җәйге ялдан чыга, фестиваль гастрольләре тәмамлана. Проект кысаларында театрлар яңа премьералар әзерлиләр, – дип сөйләде проектның төбәктәге кураторы, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, – яңа сезонда проект кысаларында тәкъдим ителгән 30 спектакльдән 20 гә якын спектакль тамашачылар хозурына чыгачак".

«Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында шулай ук «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» бәйгесе уза. Анда театр куелышлары аша Бөек Ватан сугышында катнашкан үз яшендәге егетләрнең тормышы турында сөйләүче укучылар катнаша. Конкурска йомгаклар 8 декабрьдә Ватан геройлары көне алдыннан ясалачак.

23 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул итте. Онлайн-кабул итү вакытында ул Казан һәм Чаллы халкы белән аралашты.

Республика башкаласыннан шалтыратучы пенсионерның фатирындагы батареяларның салкынча булуы турында мөрәҗәгате тиз арада каралды һәм уңай хәл ителде.  Казаннан яшь ана вице-спикерга инде өч еллап  янгыннан зыян күргән кеше буларак вакытлыча торак ала алмавы турында сөйләде. Мөрәҗәгать итүчегә әлегә кадәр тәкъдим ителгән вариантлар туры килми. Юрий Камалтынов белән әңгәмәдә тагын бер яшь әни баласын бакчага урнаштыру мөмкинлеге булмавыннан зарланды. Казанда яшәүче кыз Казанның Фучик урамында аерым урыннарда юлны ремонтлау таләп ителүен хәбәр итте. Вәзгыять, хатын-кыз әйтүенчә, бик яман – чокырларга кешеләр төшәргә мөмкин. Билгеләгән барлык сорауларны Юрий Камалтынов җентекләп өйрәнәчәген һәм чишелеш эзләячәген әйтте.

24 сентябрьдә Казанда «Туган тел - тарихи хәтер һәм мәдәни мирас чыганагы» бөтенроссия фәнни конференциясе узды. Форум кунакларына һәм катнашучыларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов мөрәҗәгать итте. Парламент вице-спикеры дөньяда динамик үсештәге заманча технологияләр дөньясында зур булмаган халыкларның милли телләре юкка чыгу куркынычы астында булуына игътибарны юнәлтте. «Глобальләшү, урбанизация, гаять зур мәгълүмат челтәрен үстерү зур булмаган халыкларның телләрен югалту куркынычы тудыра ала», - дип басым ясады Марат Әхмәтов. Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, һәр милләт, һәр халык вәкиле туган теленең саклануын, аның "мәңге яшәвен һәм даими үсештә булуын" тели.

«Мин татар теленә зур өметләр баглыйм, аның үсеш перспективаларын күрәм», - дип белдерде Әхмәтов. Аның сүзләренә караганда, Татарстан җитәкчелеге татар телен саклау һәм үстерү өчен мөмкин булганның барысын да эшли.

Бүгенге көндә гамәлгә ашырыла торган Татарстан Республикасының милли телен саклау проектлары турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов уңышлы мисал итеп «Татар сүзе» конкурсын атады, анда катнашучыларга билгеле бер биремнәрне үтәргә һәм үз җавапларын видеоформатта җибәрергә тәкъдим ителә. Дәүләт Советы рәисе урынбасары, бүгенге көнгә конкурста катнашуга якынча 4,5 мең гариза алынган, дип өстәде.

25 сентябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Татарстан гаиләләренең “Гаилә барлык телләрдә” фестивале узды! Фестивальдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сәламләде. "Гаиләләр үзләренең традицияләре һәм бәйрәмнәре, танышу тарихы һәм, әлбәттә инде, мәхәббәт турында сөйләделәр". Форумга онлайн форматта да кушылырга мөмкин иде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International