Ярославльдәге парламент форумында матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча Татарстан тәҗрибәсе турында фикер алыштылар

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе, 14:37

Ярославльдә РФ ФС Федерация Советы һәм Ярославль өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан оештырылган «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» сигезенче парламент форумы үз эшен тәмамлый. Пленар утырышны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко ачты. Ул Россия Президенты Владимир Путин делегатларга үз сәламләвен юллады. Форумда Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнаша.

Бүген Людмила Рыбакова «Халык иҗатын һәм традицион халык мәдәниятен саклау һәм яклау мәсьәләләре» секциясе эшендә катнашты. Депутат Татарстан тәҗрибәсе һәм республикада гамәлгә ашырыла торган яңа проектлар турында сөйләде.

Татарстанда республикада яшәүче халыкларның мәдәни мирас объектларын ачыклау, саклап калу, өйрәнү, алардан файдалану һәм аларны популярлаштыру өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән матди булмаган мәдәни мирас турында республика законы кабул ителде һәм гамәлдә.  Матди булмаган мәдәни мирас объектларына халык йолалары, гореф-гадәтләре, фольклор әсәрләре, сүз сәнгате, вокаль, инструменталь, биюләрнең уникаль формалары, халык декоратив-гамәли сәнгате предметлары, музыка кораллары, көнкүреш предметларын әзерләү технологияләре керә.

Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, матди булмаган мәдәни мирас объектларының барысы да дәүләт саклавы узарга тиеш. Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирас объектларының электрон реестры төзелгән. Бүгенге көнгә реестрга Татарстан Республикасы җирле халыкларының матди булмаган мәдәни мирасының 41 объекты кертелгән. Бу - зур фәнни-тикшеренү һәм экспедиция эше нәтиҗәсе.

Людмила Рыбакова авыл мәдәният йортлары эшенә аерым тукталды. «Матди булмаган мәдәни мирасның төп яшәү мохите - авыл мохите, - дип ассызыклады ул, - ә авыл мәдәни-ял итү учреждениеләренең республика челтәре бүгенге көндә матди булмаган мәдәни мирас объектларын актуальләштерү эшчәнлеген оештырырга сәләтле бердәнбер инфраструктура булып тора».

Россия Федерациясе халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы милли мәдәниятнең мөһим өлеше булып тора, Россия дәүләте мәдәниятен формалаштыруда төп рольне уйный, дәүләт ярдәменә мохтаҗ һәм махсус федераль закон кабул итүне таләп итә, дип саный Людмила Рыбакова.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International