Округларда депутат атнасы

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе, 12:05

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар  "көмеш яшьтәге” гражданнарны Өлкәннәр көне белән котладылар, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булдылар, муниципалитетларда “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыру белән таныштылар.

1 октябрьдә, Өлкәннәр көнендә, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев ветераннар Шәмсеруй Низаметдинова һәм Анна Гаврилова янына барды. Ветераннар республиканың Биектау районында яшиләр. Депутат аларга күпьеллык тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде,  изге теләкләрен ирештерде һәм бүләкләр тапшырды.

96 яшьлек Шәмсеруй Низаметдинованың көче ташып тора,  ул бәйли, китаплар укый. Дүрт ел элек ялгыз пенсионерны Сафинлар гаиләсенә кабул иткәннәр. Нәкъ менә шул вакытта республикада «Өлкән кешеләрне гаиләгә алу» пилот проекты эшли башлады. Шәмсеруй Низаметдиновна әйтүенчә, бу аның өчен зур бүләк булган.

Анна Ильинична Бөреле җәнлек совхозы поселогында өлкән кызы белән яши. Пенсионер хатын гомер буе диярлек төлке фермасында эшләгән һәм иң яхшы хезмәтчәннәрнең берсе булган. Ире үлгәннән соң, ул дүрт баласын ялгызы аякка бастырган.

1 октябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Әлкидә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды, анда яшәүчеләрне бәйрәм белән котлады һәм интернат хезмәткәрләре белән аралашты.

1 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районында булды, анда ул “Безнең ишегалды” президент программасы буенча төзекләндерелгән ишегалларын карады һәм шәһәр советы утырышында катнашты.

 “Безнең ишегалды” программасы Минзәлә шәһәренең Изыскательләр бистәсенең йөзен яңартты, дип билгеләп үтте Азат Хамаев. Төзекләндерелгән урыннар төрле яшьтәге кешеләрне үзенә җәлеп итә.

Шулай ук Азат Хамаев катнашуында узган Минзәлә муниципаль районы Советының чираттагы утырышында күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре күләмнәрен билгеләү һәм җирдән файдалану һәм авыл җирлекләрендә төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды.

2 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Азнакайдагы традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм сатып алучылар белән аралашты, бәяләр белән танышты. «Ярминкәләр халыкны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүгә һәм кибетләрдәге бәяләрне тотрыкландыруга хезмәт итә», - дип саный Таһир Һадиев.

1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көнендә, Kazan Mall сәүдә үзәгендә "Хезмәт батырлыгы шәһәре" проекты кысаларында "Яшьләргә киңәшләр" фотокүргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә геройлары –  Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм Казанның  хезмәт ветераннары иде. Аларның яшь буынга киңәшләре махсус мольбертларда урнаштырган булып, әлеге киңәшләр белән фотосурәтләр социаль челтәрләрдә урын алды.

Күргәзмәне оештыручылар һәм кунаклар белән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова аралашты. Депутат сүзләренә караганда, республикада ветераннар инициативалы. "Аларда шулкадәр җылык күп, алар аның белән уртаклашырга тели, - дип сөйләде Людмила Рыбакова, - пенсионерлар ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр белән эшләргә әзер,  алар "көмеш яшь" волонтерлары буларак социаль хезмәтләр белән бергә ялгыз яшәүче кешеләргә ярдәм күрсәтәләр".

28 сентябрьдә Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында "Кече Ватан мәдәнияте" проекты кысаларында "Минем бәхетле көнем" спектакленең премьерасы узды. Театр артистларын һәм тамашачыларын премьера белән Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, проектның төбәк кураторы Людмила Рыбакова котлады. "Кариев исемендәге яшь тамашачы театры 34 нче театр сезонын "Театрлар - балаларга" "Бердәм Россия" проекты кысаларында куелган премьера белән ачуына бик шатбыз. Проект кысаларында театрларның режиссерлар чакыру мөмкинлеге бар. Бу спектакльне Санкт-Петербург режиссеры Екатерина Гороховская куйды. Бу инде аның проект кысаларында икенче эше. Шулай ук сәхнә, костюм буенча белгечләрне дә чакырдылар», - дип сөйләде Людмила Рыбакова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International