Закон проекты эшенең үтәлеше мәсьәләләре каралды

2021 елның 12 октябре, сишәмбе, 13:43

12 октябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутатлар бюджет турында республика законы проектын һәм Дәүләт Советында закон проекты эшенең планын үтәү турындагы мәсьәләне карадылар. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты, утырышны комитет рәисе Шакир Яһудин алып барды.                                                                                                                                          

ТР Югары суды Рәисе урынбасары Эдуард Каминский тәкъдиме буенча, депутатлар җәмәгать судьясы итеп сайлануга кандидатураны хупладылар һәм Дәүләт Советына өч елга Зәй суд районының 2 нче суд участогына җәмәгать судьясы итеп Айзат Минһаҗевны сайларга тәкъдим итте.

«2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын карау кысаларында комитет республиканың профильле министрлыклары вәкилләренең чыгышларын тыңлады.

Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин якындагы өч елга Татарстанның социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте.

Министрлык мәгълүматы буенча, 2022 елда тулай төбәк продуктының үсеш темпы 103,6% күләмендә фаразлана. Сәнәгать җитештерүе индексы үсеше 3,4% дәрәҗәсендә көтелә, реаль хезмәт хакы үсеше - 2,7% дәрәҗәсендә, кулланучылар бәяләре индексы үсеше - 4% дәрәҗәсендә.

Олег Пелевин илкүләм проектларны гамәлгә ашыру планнары, икътисадның инновацион секторларын үстерү бурычлары, эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары турында сөйләде. Мисал өчен, республиканың сәнәгать паркларының тулылыгын 70 процентка җиткерү бурычы куела, ә аларда эшләүчеләр саны кимендә 39 мең кеше тәшкил итәргә тиеш.

«2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты хакында Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Рөстәм Аюкасов доклад ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елга республика бюджетында закон проектында керемнәр 294,8 млрд сум күләмендә каралган. Табышка салым 90,2 млрд сум күләмендә фаразлана, физик затлар керемнәренә салым - 93,4 млрд сум күләмендә. Акцизлар күләме 39,2 млрд сум тәшкил итәчәк.

Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 98,8 млрд сум күләмендә фаразлана, республика бюджетына 5,1 млрд сум керәчәк. Татарстан Республикасы бюджеты проектында федераль бюджеттан керүче кире кайтарылмый торган кертемнәр 2022 елга 48,9 млрд сум күләмендә исәпкә алынган.

2022 елга республика бюджетының чыгым өлеше 305 млрд 741,6 млн сум күләмендә фаразлана.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты җитәкли торган бюджет бүлекләре буенча Рөстәм Аюкасов мондый саннарны китерде:

"Национальная оборона" бүлеге буенча 2022 елга чыгымнар 139,8 млн сум күләмендә планлаштырыла. Күрсәтелгән чыгымнар составында территорияләрендә хәрби комиссариатларның структур бүлекчәләре булмаган җирлекләрнең җирле үзидарә органнары тарафыннан беренчел хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы Федераль закон, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 27 ноябрендәге 719 номерлы карары нигезендә федераль бюджеттан бирелә торган субвенцияләр 2022 елга – 105,4 млн. сум, 2023 елга – 109,0 млн. сум, 2024 елга – 112,9 млн. сум итеп карала.

Мобилизация әзерлеген тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру максатларында 2022 елга бюджет ассигнованиеләре 34,4 млн. сум, 2023 елга – 34,5 млн. сум, 2024 елга – 34,6 млн. сум каралган.

"Илкүләм иминлек һәм хокук саклау эшчәнлеге" бүлеге буенча - 1 млрд 349,8 млн сум. Монда ике дәүләт программасының төп юнәлешләре буенча чыгымнар исәпкә алынган:

- «2014 – 2024 елларга Татарстан Республикасында халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү»;

- «2014 – 2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору».

Тәкъдим ителгән закон проекты буенча фикер алышканда депутатлар бюджет профильле министрлыклар һәм ведомстволар эшчәнлеген тәэмин итүгә, шулай ук юстицияне үстерү, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау, кешеләрнең янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында куркынычсызлыгын тәэмин итү, җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш өлкәләрендә республика программаларын гамәлгә ашыруга тиешле күләмдә акча каралган булуын билгеләп үттеләр.

Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросы җитәкчесе Марат Тимерҗанов комитет әгъзаларына бюро хезмәткәрләренә түләү өчен өстәмә финанслау өчен 13,3 млн сум күләмендә акча бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Депутатлар аның мөрәҗәгатен хуплады һәм әлеге пунктны комитет бәяләмәсенә кертү турында тиешле карар кабул итте.

Комитет шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советына «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

2021 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планын үтәү барышы турында комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров тәкъдим иткән мәгълүмат комитет тарафыннан игътибарга алынган иде. План буенча, 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында 18 закон проекты кертелергә тиеш иде, Дәүләт Советына 11 проект кертелгән, шул исәптән 1 алдан.  Кертелгән проектларның 8е Татарстан Республикасы Законы буларак кабул ителгән. Ике тәкъдим инициаторлар тарафыннан 2021 елның 4 кварталына күчерелгән, 6 - кире алынган.

Аннары депутатлар федераль закон проектларын карадылар һәм хупладылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International