2022 елга республика бюджеты турындагы закон проекты Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының уңай бәяләмәсен алды

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе, 15:22

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турындагы закон проекты каралды. Моннан тыш, парламентарийлар мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карады. Уңайсыз эпидемиологик вәзгыять һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, комитет утырышы видеоэлемтә системаларын кулланып узды.

Татарстан бюджеты карала торган һәр профильле комитет утырышы ике төп доклад белән ачыла - республиканың социаль-икътисадый үсешен фаразлау һәм алдагы өч елга бюджетның төп параметрлары турында. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әлеге докладлар белән Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм Финанслар министры урынбасары Оксана Кисапова чыгыш ясады.

Оксана Кисапова билгеләп үткәнчә, 2022 елда республика бюджеты керемнәре, фараз буенча, 294,8 млрд. сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - 305,7 млрд. сум. Дефицит - 10,9 млрд. сум (тулысынча республика бюджетына туры килә, муниципаль бюджетлар дефицитсыз).

Парламентарийлар комитет карамагындагы юнәлешләрне финанслау мәсьәләләренә аерым тукталды.

«Социаль-мәдәни өлкә» - гадәттәгечә, бюджет чыгымнарының иң зур бүлеге. Ә социаль-мәдәни өлкәдә чыгымнар күләме буенча иң зур тармак "Мәгариф". 2022 елда әлеге маддә буенча берләштерелгән бюджет чыгымнары күләме 109,8 млрд. сумга җитәчәк, республика бюджеты - 68,7 млрд. сумга. Әлеге чыгымнарда өстәмә рәвештә мәгариф учреждениеләренең яңа челтәре, укучылар саны арту, кадет интернатларында тәрбияләнүчеләр карау, йомгаклау аттестациясе үткәрү исәпкә алынды. Башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык беллән тукландыруга 2021 елда 1 млрд. 441 млн. сум җибәреләчәк. Сыйныф җитәкчелеге өчен педагогларга 1,8 млрд. сум өстәмә түләү каралган.

«Мәгариф» тармагында кайбер социаль республика максатчан программалары финанслана. Алар арасында - Татарстан Республикасында телләрне саклау һәм үстерү, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт, ресурс үзәкләре булдыру. 

Мәдәният һәм кинематографияне финанслауга 2022 елда берләштерелгән бюджет буенча - 17,3 млрд. сум, республика бюджетында - 10,1 млрд. сум каралган. Акчаларны грантлар бирүгә, китап фондларын туплауга, иҗади берлекләргә ярдәм итүгә, музейларны, театрларны, циркны, китапханәләрне, иҗат коллективларын тотуга юнәлдерү планлаштырыла.

Депутат Рамил Төхвәтуллин билгеләп үткәнчә, кинематографиягә бүлеп бирелгән акчалар күләме җитәрлек түгел, бигрәк тә Татарстан киносын булдыруны финанслау кысаларында. Депутат Мәдәният министрлыгына Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте.

Депутат Александр Славутский коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләргә бәйле рәвештә театрларга нинди дә булса ярдәм планлаштырамы дип кызыксынды. "Бюджет кабул ителгән норматив-хокукый актлар нигезендә формалаша, - дип җавап бирде Оксана Кисапова, - бүгенге көндә безнең карамакта мондый документлар юк". Шуңа да карамастан, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов профильле министрлыкка вәзгыятьне анализларга һәм, кирәк булганда, әлеге мәсьәләне бюджет үтәгәндә исәпкә алырга тәкъдим итте.

 “Массакүләм мәгълүмат чаралары” бүлеге буенча киләсе елда республика бюджетында 1,7 млрд. сум күләмендә акча каралган.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проектын хуплады. "Закон проекты республиканың социаль-икътисадый үсеше өстенлекләре нигезендә әзерләнгән, "Мәгариф", "Мәдәният, кинематография", "Массакүләм мәгълүмат чаралары" бүлекләре, "Фундаменталь тикшеренүләр" бүлекчәсе буенча бюджет ассигнованиеләре күләме тулаем өстенлекле бурычларны хәл итүне тәэмин итә", - диелә профильле комитет әзерләгән бәяләмәдә.

Бүген комитет утырышында мәгариф турында республика законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республика законнарында башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында белем алучыларның киеменә карата типовой таләпләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана.

Закон проекты тарафыннан әлеге таләпләрне раслау буенча вәкаләтләрне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дәрәҗәсенә тапшыру каралган.

Закон проекты беренче укылышта карау өчен әзерләнгән, әмма документка кирәкле барлык бәяләмәләр алыну сәбәпле, закон проекты парламентның якындагы утырышында беренче укылышта кабул ителәчәк.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International