КПРФ фракциясе республика бюджеты проектына 40тан артык тәкъдим кертә

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе, 14:20

Бүген Дәүләт Советында «2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджетына КПРФ карашы» дип аталган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, депутатлар Александр Комисаров һәм Фадбир Сафин җавап бирде.

Республика бюджеты турында закон проекты өстендә эшләүдә КПРФ фракциясенең катнашуы турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов билгеләп үткәнчә, бюджет мәсьәләләрендә фракция республика башкарма хакимияте органнары белән багланышларның конструктив позициясен тота. «Елдан-ел без кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау объектларын төзүгә һәм ремонтлауга юнәлтелгән реаль тәкъдимнәр кертәбез, - диде фракция җитәкчесе. - Быел без бюджет проектына 40тан артык тәкъдим керттек. Шунысы куанычлы, республика җитәкчелеге безнең башлангычларга уңай карый, аларның күбесе соңыннан бюджет үтәлеше барышында тормышка ашырыла».

Шул ук вакытта, Хафиз Миргалимов әйтүенчә, фракция территорияләрне комплекслы үстерү программасы, бәяләр билгеләү һәм инфляция мәсьәләләре, пандемия белән көрәш кебек проблемалар буенча принципиаль позициягә ия.

Депутат Фадбир Сафин прогрессив салым системасы кертүне, предприятиеләр һәм оешмалар өчен мөлкәткә салымны арттыруны, "Фән" бүлеген бюджетка кертүне кирәк дип саный. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү урыннарында эшкәртүне оештыру идеясен әйтте.

Депутат Александр Комисаров җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшкуарларның республикада коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә чикләү чаралары турында борчылуын белдерде.

Аннары фракция әгъзалары журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International