Бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта карауга әзер

2021 елның 15 октябре, җомга, 12:31

2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты профильле юнәлешләр буенча парламент комитетларында карау процедурасын узды һәм беренче укылышта карау өчен әзерләнде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча җыелма бәяләмә кабул ителде, анда Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм искәрмәләре исәпкә алынды.

Җыелма бәяләмәне әзерләү - бюджет процессының мөһим этабы. Нәкъ менә шушы документ республиканың төп финанс законы турында киң фикер алышуга йомгак ясый. Бюджет турындагы закон проекты парламент тыңлауларында каралды, шулай ук республика киңәшмәсендә барлык муниципалитетлар вәкилләре белән фикер алышынды. "Өч еллык чорга бюджет барлык комитетлар тарафыннан хупланды һәм беренче укылышта карау өчен тәкъдим ителде, - дип хәбәр итте утырышны ачып, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, - республика икътисады "гадәти рельсларга баса", минемчә, бюджет үтәлеше планлы күрсәткечләрдән ким булмаячак. Бюджет керемнәре 20 млрд. сумга арта, чыгымнар - 2021 ел белән чагыштырганда, 24 млрд. сумга. Җиде тармак юнәлеше буенча үсеш күзәтелә».

Республика икътисады үсешенең фаразланган күрсәткечләре һәм бюджетның төп параметрлары турындагы докладлар белән икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.   

2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты проекты нигезенә социаль-икътисадый үсешнең түбәндәге күрсәткечләре салынды:

•        2022 елда тулаем региональ продуктның 3,6 %ка, 2023 елда 3,1 %ка һәм 2024 елда 3,4 %ка артуы;

•        сәнәгать җитештерүе индексының үсеше 2022 елда 3,4% ка, план чорында үсеш  – 3,7% һәм 4% ;

•        Реаль хезмәт хакының 2022 елда 2,7 %ка, 2023 һәм 2024 елларда 2,9 %ка артуы;

•        кулланучылар бәяләре индексының 2022 елда 4 %ка, план чорында 4 %ка үсеше;

•        нефтькә экспорт бәясе:  2022 елда баррель өчен 56,2 доллар, план чорында баррель өчен 54,8 һәм 54,2 доллар;

•        доллар курсы: 2022 елда 71,8 сум, план чорында – 72,6  һәм 73,6  сум;

•        инфляция: ел саен 4%.

Икътисад министрлыгы фаразлавынча, 2022 елда тулай төбәк продуктының үсеш темпы 3,6% тәшкил итәчәк. Әлеге үсешнең 35%ы - сәнәгать җитештерүе өлеше, 19%ы - авыл хуҗалыгы, 17%ы - сәүдә, 6%ы - төзелешкә туры килә. Фараз буенча, 2022 елда сәнәгать җитештерүе индексы 2021 ел белән чагыштырганда 3,4 процентка артачак.

Икътисад министрлыгына әле республика икътисадында QR-кодлар кертү ничек чагылыш табачак дигән сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Ул бүген утырышта яңгырады.

2022 елга Татарстан Республикасы бюджеты түбәндәге күләмнәрдә кертелгән: керемнәр - 294,8 млрд. сум, чыгымнар - 305,7 млрд. сум, дефицит - 10,9 млрд. сум.  Берләштерелгән бюджет керемнәре 2022 елда 345,6 млрд. сум күләмендә салынган, чыгымнар - 356,5 млрд. сум, дефицит - 10,9 млрд. сум.

"Бюджет киеренке, кытлык бар, әмма үтәлә торган", - финанслар министры Радик Гайзатуллин 2022 ел бюджетын шулай характерлады. 

Берничә ел дәвамында бюджетның иң зур керем чыганаклары булып табышка салымнар, физик затлар керемнәре, акцизлар һәм оешмалар мөлкәте тора, алар салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми суммасының 80%тан артыгын тәшкил итә.

 Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2022 елда табышка салым суммасы 90,2 млрд. сум күләмендә фаразлана, физик затлар керемнәренә салым - 93,4 млрд. сум, шул исәптән республика бюджетына - 65,5 млрд. сум. 2022 елга акцизларның гомуми суммасыннан республика бюджетына керү фаразы 37,9 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән алкоголь продукциясе һәм спирт акцизлары - 10,9 млрд. сум, сыра - 12,9 млрд. сум. Татарстан Республикасы бюджетына нефть продуктларына акцизлар керү суммасы 2022 елга 14,1 млрд. сум күләмендә бәяләнә. Һөнәри керемгә салым 2022 елда 510,9 млн. сум күләмендә бәяләнә.

2022 елда республика бюджетына 5 млрд. 126 млн. сум салым булмаган керемнәр керәчәк. Федераль бюджеттан кайтарылмый торган кертемнәр 48 млрд. 593,7 млн. сум күләмендә исәпкә алынган.

Гомумән алганда, республика бюджеты чыгымнары, депутатлар фикеренчә, балансланган. Шул ук вакытта парламентарийлар бюджет турындагы закон проектына кайбер тәкъдимнәр кертте, аларны комитетның җыелма бәяләмәсендә чагылдырды.

 Аерым алганда, депутатлар орфан (сирәк очрый торган) авыруларны дарулар белән тәэмин итүгә, катаракт белән авыручылар тиз арада дәвалауга, эшләүче гражданнарны стационар дәваланганнан соң шифаханә-курорт учреждениесе шартларында реабилитацияләүгә, югары технологияле медицина җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә, шул исәптән аны ремонтлауга һәм чыгым материалларын сатып алуга өстәмә акчалар бүлеп бирүне кирәк дип саный.

Дәүләт Советы депутатлары фикеренчә, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны тьютор озатып йөрүе, балалар йортлары һәм интернат мәктәпләр биналарын капиталь ремонтлау, шәһәр мәктәпләрендә спорт заллары төзү, мәктәпләрдә азык-төлек блокларын яңарту һәм аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү өчен дә өстәмә финанслау сорала. Шулай ук спорт медицинасы үсеше дә аерым игътибар таләп итә.

Парламентарийларның бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме уңаеннан да сораулары шактый. Депутатлар, мөмкин булганча, "май указлары" программасына кермәгән бюджет оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен карарга тәкъдим иттеләр (медицина хезмәткәрләре, яшьләр сәясәте, өстәмә белем бирү учреждениеләре белгечләре), шулай ук спорт тренерлары.

Депутат Альмир Михеев билгеләп үткәнчә, укучылар санына карап, мәктәпләрдә азык-төлек блоклары хезмәткәрләренең минималь саны турында СанПиНның яңа нормалары үз көченә кергән. Кайбер мәктәпләрдә штатны арттырырга туры киләчәк. Шулай итеп, Альмир Михеев әйтүенчә, бары тик Казанда гына да бу нисбәттән 215 млн. сум таләп ителә. "Бу сорау бар, һәм ул эшләнә, әмма бүген ниндидер саннар турында сөйләргә иртәрәк", - дип җавап бирде Радик Гайзатулин.

Якын араларда барлык тәкъдимнәрне дә республика Хөкүмәтенә җибәрәчәкләр, һәм алар бюджет өстендә алга таба эшләүдә исәпкә алынырга тиеш. Кайбер тәкъдимнәр икенче укылышка төзәтмәләр рәвешендә рәсмиләштереләчәк.  

Бюджет буенча Хисап палатасының бәяләмәсе, аның беренчел материаллары белән Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев таныштырды. Бәяләмә, тулаем алганда, уңай. Керемнәр һәм чыгымнар буенча республика бюджеты, ведомство бәяләвенчә, балансланган.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта ММИ Территориаль фонды бюджеты да тикшерелә. 2022 елда керемнәр 63,8 млрд. сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - 63,9 млрд. сум. Дефицит 84,9 млн. сум тәшкил итәчәк. 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның план чорына ТФОМС бюджеты турындагы закон проекты шулай ук беренче укылышка әзерләнгән.

ТФОМС директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, чыгымнар үсеше динамикасы ел саен саклана. Киләсе елда профилактик чараларны финанслау (1 млрд. сумга) артачак, шул исәптән, коронавирус инфекциясе кичергән гражданнарны тирәнтен диспансеризацияләү дә. Чыгымнар шулай ук мондый пациентларны реабилитацияләүгә дә арттырылган. Үзгәрешләр югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне финанслауда да кагыла. Республикада 40 ка якын югары технологияле ярдәм күрсәтүгә акча каралган, алар 6 медицина профиленә кагыла. "Тулаем алганда медицина ярдәменең барлык төрләрен финанслау арта", - дип йомгаклады сүзен Алсу Мифтахова.

Комитет утырышында шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Документ җитештерү һәм куллану калдыкларыннан файдалану нигезендә эшләүче генерация объектларын төзү яисә модернизацияләү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы оешмалар мөлкәтенә салым салудан азат итүне күздә тота. Әлеге инвестпроектлар «Электр энергиясен һәм куәтен күмәртәләп сату базары кагыйдәләрен раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең электр энергиясен һәм куәтен күмәртәләп сату базары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» РФ Хөкүмәте карары нигезендә үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча сайлап алынырга тиеш.

Бүген каралган барлык закон проектларын профиль комитеты Дәүләт Советының якындагы утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.  Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International