Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе, 12:31

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия халык санын алуда катнашты. Стационар исәпкә алу участогынан килгән  җанисәп алучы Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның тормыш иптәшенә электрон исәпкә алу кәгазьләрен тутырды.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашырга чакырды. "Халык санын алу битендә 33сорау, алар күп кенә өлкәләргә кагыла: яше, җенесе, торак, мәшгульлек һәм башкалар  - алар барысы да җаваплар таләп итә. Әлеге җавапларга нигезләнеп, киләчәктә мөһим дәүләт карарлары кабул ителәчәк, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – халык санын алу барышында күтәрелгән иң кискен мәсьәләләр ишетелергә, тиешле ярдәм чаралары күрсәтелергә тиеш. Халык санын алу илнең күпмилләтле составын белү өчен генә үткәрелми, аның әһәмияте күпкә тирәнрәк».

Дәүләт Советы Рәисе татарларның сан буенча безнең илдә яшәүче руслардан соң икенче милләт булып калачагына ышаныч белдерде. "Бу республика җитәкчелегенә федераль үзәк белән берлектә милли-мәдәни үсеш мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Безнең халыкның таралып урнашуын исәпкә алганда, бу аеруча мөһим, чөнки милләттәшләребез илнең барлык субъектларында диярлек компактлы яши", – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр бара. Стационар исәпкә алу участоклары эшли, шул исәптән күпфункцияле үзәкләрдә дә. Исәпкә алу участокларының адресларын Татарстанстатның рәсми сайтында ачыкларга мөмкин. Бүгенге көннән башлап, халык санын өйләргә йөреп алу башланды.

Исәпкә алуда онлайн да катнашырга мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә 2021 елның 8 ноябренә кадәр тутырырга мөмкин. Илнең ерак һәм үтеп керү кыен булган  территорияләрендә халык санын алу 2021 елның 20 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Бөтенроссия халык санын алуның беренчел нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә, соңгы нәтиҗәләр 2022 ел ахырына кадәр ясалачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International