"Бердәм Россия" фракциясе депутатларының игътибар үзәгендә - халык наказларын үтәү

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе, 10:10

Бүген Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы алдыннан узган "Бердәм Рроссия" фракциясе утырышында соңгы сайлау кампаниясе барышында кергән гражданнарның наказларын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар партиянең халык программасы нигезләмәләре турында да фикер алышты. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе Думага сайлау кампаниясе барышында сайлаучылар белән 1,5 меңнән артык очрашу үткәргән.  "Мобиль кабул итү бүлмәләре" аша да 6 мең тирәсе наказ килгән. Шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә яшәүче төрле яшьтәге кешеләр үз тәкъдимнәрен актив формалаштырганнар. Аеруча актуальләре "Халык программасы"на кергәннәр.

"Халык программасы" узган сайлау кампаниясенең төп документына әверелде. Аны формалаштыру өчен Партия махсус Интернет-портал эшләтеп җибәрде, анда теләгән һәр кеше 11 тема буенча анкета тутыра  һәм үз тәкъдимен кертә алган. Гомумән алганда, россиялеләрдән 2 миллионнан артык инициатива килгән. Татарстанлылар да бу процесста актив катнашканнар, 20 меңнән артык тәкъдим калдырганнар.

"Программаның һәр пункты тәгаен, - дип басым ясады депутат Римма Ратникова, - хәзер без игътибарны аны гамәлгә ашыруга юнәлтергә тиеш". Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, Халык программасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән закон проектлары инде Дәүләт Думасына карау өчен кертелә, кайбер пунктлар 2022 елда һәм аннан соңгы елларда үз финансланачак.

Республикада әлеге зур һәм системалы эш Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте, муниципаль хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә алып барылачак. Сайлау кампаниясе барышында халыкның тәкъдимнәре төбәк һәм муниципаль программаларга трансформацияләнә.

Камил Садриев билгеләп үткәнчә, алдагы наказлар буенча «юл карталары» инде 82%ка үтәлгән. «Әлегә яңа алынган наказларны үтәү буенча борчылу бар, темплар тиешле дәрәҗәдә югары түгел», - дип билгеләп үтте Камил Садриев һәм хезмәттәшләрен халык наказларын үтәү буенча үз округларында эшләүне активлаштырырга чакырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International