Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы ачылды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе, 10:12

Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы ачылды

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә  19 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, алдарның тугызы –  республика законнары проектлары,  дүртесе – федераль закон проектлары.

Һичшиксез, көн тәртибенең төп мәсьәләсе - 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты. Парламентка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән документ буенча  профильле юнәлешләр буенча комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән республика киңәшмәсендә һәм парламент тыңлаулары кысаларында фикер алыштылар.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты да тикшерелә, ул шулай ук киләсе утырышның көн тәртибенә кертелгән.  

Беренче укылышта шулай ук ТР Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү турында, оешмалар мөлкәтенә салым турында, инвестиция эшчәнлеге турында, мәгариф турында, халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында һәм инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында республика законнары каралачак.

Егерме алтынчы утырыш кысаларында муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында республика законының үз көчен югалтуын тану турында закон проекты каралачак. Федераль законнарга үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә муниципаль җир контроле хәзер вәкаләтле җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы раслый торган нигезләмә нигезендә гамәлгә ашырылырга тиеш.

Парламентарийлар өч комитетның эшчәнлек юнәлешләренә үзгәрешләр кертергә ниятли - законлылык һәм хокук тәртибе, социаль сәясәт, экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча. Карар проекты Дәүләт Советы каравына кертелә.

Утырышта берничә оештыру мәсьәләләрен хәл итү, гамәлдәге чакырылыш Дәүләт Советының дүрт депутаты (Илья Вольфсон, Марат Нуриев, Татьяна Ларионова, Артем Прокофьев) Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары итеп сайлануга бәйле рәвештә Президиум, комитетлар, комиссияләр составына үзгәрешләр кертү планлаштырыла.

Көн тәртибен тикшерү барышында айбер профиль комитетлары рәисләре көн тәртибенә яңа мәсьәләләрне кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Нәтиҗәдә, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы егерме алтынчы утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясын сайлау турында.

2. «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» 1256381-7 номерлы федераль закон проекты хакында.

3. И.С. Вольфсонның, Т.П. Ларионованың, М.Г. Нуриевның,А.В. Прокофьевның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым комитетлары составына һәм Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе составына үзгәрешләр кертү хакында.

5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы составына үзгәрешләр кертү турында.

6. «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 238-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

7. «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»
237-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8. «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 243-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 242-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 206-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «Оешмалар мөлкәтенә салым турында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 232-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 231-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм  Татарстан Республикасы закон актлары аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 239-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тану хакында» 234-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Гражданнарның гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокуклар алуына бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасы Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 244-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасында халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 21 статьяларына һәм «Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»  241-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

17. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» 235-6 номерлы Татарстан  Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

18. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларын төзү турында» 2019 елның 20 сентябрендәге 12-VI ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.

19. «Юридик затларны һәм индивидуаль  эшкуарларны дәүләт теркәве турында» Федераль законның 221 һәм 222 статьяларына һәм «Автомобиль транспорты  һәм шәһәр җир өсте транспорты уставы» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1256975-7 номерлы федераль закон проекты турында (авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәнлеге бетерелмәгән һәм исәптән төшерелмәгән затларга пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыруны тыю хакында).

20. «Җылылык белән тәэмин итү турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1252382-7 номерлы федераль закон проекты турында (җылылык белән тәэмин итүнең (кайнар су белән тәэмин итүнең) ачык системаларын, мондый системаларның аерым участокларын кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларына күчерү буенча чараларның икътисадый нәтиҗәлелеген мәҗбүри бәяләүне үткәрү өлешендә).

21. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1256984-7 номерлы федераль закон проекты турында (юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар түләмәгән чит ил йөртүчесенең транспорт чарасын тоткарлау мөмкинлеге хакында).

22. «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 51 бүлегенә үзгәреш кертү турында» 1256989-7 номерлы федераль закон проекты хакында (авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәнлеге бетерелмәгән затларга таксида эшләүне һәм пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүне тыюны билгеләү өлешендә).

23. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International