Җәмәгать судьясы сайланды

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе, 10:16

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьясын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. ТР Югары суды тәкъдим иткән кандидатура бертавыштан хупланды.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп сайлану кандидатурасын Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Максим Беляев тәкъдим итте.

Профильле комитетның уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча 2 нче суд участогына өч елга җәмәгать судьясы итеп Айзат Минһаҗевны сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International