"Татарстан-яңа гасыр" депутат төркеме «Татарстан һөнәрләре навигаторы» цифрлы платформасын эшләтеп җибәрергә планлаштыра

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе, 10:45

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме җыелышы булды. Парламентарийлар 2022 елга эш планын билгеләделәр һәм Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына юлламасында булган тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.

Киләсе ел республикада Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Депутатлар төркеме "Татарстан һөнәрләре навигаторы" цифрлы платформасын эшләргә һәм эшләтеп җибәрергә планлаштыра. "Цифрлы платформа булу мәктәп укучыларының, ата-аналарның һәм педагогларның бу киберкиңлекне үзләштерү нисбәттән белемен күтәрүгә ярдәм итә ", - дип билгеләде депутат Алсу Тарханова.

«Татарстан һөнәрләре навигаторы» цифрлы платформасы сынау проекты булачак.

Шулай ук утырышта төркем җитәкчесе Артур Абдулҗанов тарафыннан  ТР Президентының ТР Дәүләт Советына юлламасындагы чаралар планына тәкъдимнәр кертелде һәм депутатлар тарафыннан хупланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International