Сайлау законнарына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе, 13:27

Бүген Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте. Документны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, закон проектын кабул итү максаты - Татарстан Республикасы Сайлау кодексын һәм «Татарстан Республикасы референдумы турында», «Җирле референдум турында» һәм «Татарстан Республикасы Президентын чакыртып алу тәртибе турында» Татарстан Республикасы законнарын федераль законнарга туры китерү. Үзгәрешләр, нигездә, чит ил агенты функциясен үтәүче физик зат, яисәә чит ил агенты функциясен үтәүче зат

Закон проекты нигезендә, эшчәнлекләрен бетерү яки тыю турындагы суд карары законлы көченә кергән иҗтимагый яисә дини берләшмәгә, башка оешма эшчәнлегенә катнашы булган РФ гражданнары сайланырга хокукы юк.

Тәкъдим ителгән закон проекты турында фикер алышуда Хафиз Миргалимов, Игорь Бикеев һәм Эдуард Шәрәфиев катнашты, алар күп кенә сораулар бирделәр. Андрей Кондратьев аларга тулы җаваплар бирде.

Дәүләт Советы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International