Инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы кайбер предприятиеләр мөлкәткә салым түләүдән азат ителәчәк

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе, 13:32

Бүген оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде. Документ җитештерү һәм куллану калдыкларыннан файдалану нигезендә эшләүче генерация объектларын төзү яисә модернизацияләү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы оешмалар мөлкәтенә салым салудан азат итүне күздә тота.

Республика Премьер-министры урынбасары - икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, әлеге закон проекты Татарстанга инвесторларны җәлеп итүне стимуллаштыру максатларында эшләнгән.

Әлеге инвестпроектлар «Электр энергиясен һәм егәрлеген күпләп сату базары кагыйдәләрен раслау һәм электр энергиясен һәм егәрлеген күпләп сату базарын оештыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» РФ Хөкүмәте карары нигезендә үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алынырга тиеш.

Закон проекты нигезендә салым ташламалары «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» 1998 елның 25 ноябрендәге 1872 номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә төзелгән инвестицияле проектны гамәлгә ашыру турындагы шартнамә нигезендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру максатларында яңа төзелгән яисә сатып алынган оешма балансында исәпкә алына торган мөлкәткә карата бирелә.

Салым ташламасы объектны файдалануга тапшыру аеннан соң килә торган айның 1 числосыннан башлап, инвестицион проектны гамәлгә ашыру турындагы шартнамә гамәлдә булган вакытка бирелә, әмма 15 елдан да артыкка түгел.

Закон проектында салым ташламасын бирү шартлары, шул исәптән, бизнес-планда каралган шартларны үтәү, Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына салым түләүләре үсеше темпын тәэмин итү каралган.

Инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы оешмаларга карата мөлкәткә салым буенча ташламалар суммасы 15 ел дәвамында 0% булганда якынча бәяләгәндә 2,4 млрд сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, закон проекты белән редакцион характердагы үзгәрешләр кертү карала.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International