Республиканың 2021 ел бюджетына үзгәрешләр кертелә

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе, 14:53

 Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда 2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның план чорына республика бюджетына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Закон проекты тарафыннан 2021 елның керем өлешен 44 млрд. 691 млн. сумга арттыру каралган.

Бюджетның керем һәм чыгым өлешенә үзгәрешләр кертү зарурлыгы бюджетны үтәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Төп  чыганаклар - табышка салым, физик затлар керемнәренә салым, оешмалар мөлкәтенә салым һәм транспорт салымы, шул исәптән һөнәри керемгә салым. Үзгәрешләр факттагы кертемнәргә бәйле рәвештә кертелә.

Закон проекты белән керем өлешенә дә, чыгым өлешенә дә үзгәрешләр кертелә. Чыгымнарны 42 млрд. 147,7 млн. сумга арттырырга тәкъдим ителә. Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, иң зур күләм "Илкүләм икътисад" бүлекләре буенча чыгымнарга туры килә - 27,7 %, "Мәгариф" - 21,6 %. Чыгымнар классификациясенең 10 бүлеге буенча чыгымнарны арттыру, 2 бүлек буенча киметүне күздә тота.

Комитет агымдагы ел һәм план чорына кертелә торган үзгәрешләрне карады һәм закон проектын беренче һәм өченче укылышта бюджетның түбәндәге параметрлары белән кабул итәргә тәкъдим итте:

- 2021 елга керемнәр буенча 319 256,3 млн. сум, чыгымнар буенча - 323 816,0 млн. сум, дефицит 2 471,9 млн. сумга кими һәм 4 559,7 млн. сум тәшкил итәчәк;

- 2022 елга керемнәр буенча 281 465,6 млн. сум, чыгымнар буенча - 287 525,8 млн. сум, дефицит үзгәрми һәм 6 060,2 млн. сум тәшкил итәчәк;

- 2023 елга керемнәр буенча 283 784,9 млн. сум, чыгымнар буенча - 289 965,4 млн. сум, дефицит үзгәрми һәм 6 180,5 млн. сум тәшкил итәчәк.

Үзгәрешләр шулай ук 2021 елга, 2022 һәм 2023 план чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында республика закон проектына да кертелде.

2021 елга фонд бюджетына үзгәрешләр кертү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан 869,7 млн. сумга бюджетара трансфертлар күләмен төгәлләштерү, Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд. 288 млн. сумга, башка салым һәм салым булмаган керемнәрне кертү һәм 2021 елга бюджет классификациясенең яңа кодларын кертү белән бәйле.

2021 елга ММИ Фонды керемнәре 62 млрд. 229,2 млн. сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - 63 млрд. 036,9 млн. сум. Фонд бюджеты кытлыгын каплау чыганагы 807,7 млн. сум күләмендә калган акчаларны тәшкил итә. Шулай итеп, 2021 елга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты күрсәткечләре балансланган. 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы ТТерриториаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты өч укылышта кабул ителде һәм Татарстан Президентына имзага җибәрелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International